Төркиядә җир тетрәүдән соң 222 сәгать узгач, исән килеш 42 яшьлек хатын-кыз табылган

Төркиядә  җир тетрәгәннән соң хәрабәләр астында калган тагын бер хатын-кызны коткарганнар. Ул фаҗига булганнан соң 222 сәгать узгач табылган. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итте.

77 яшьлек Фатыйма Гюнерның 212 сәгатьтән соң табылуы турында хәбәр иткән идек инде. Тагын 10 сәгать узганнан соң –  коткару эшләренең 222нче сәгатендә 42 яшьлек Мәликә Имамоглу табыла.

Hurriyet басмасы хәбәр итүенчә, Мәликә Имамоглу үз аңында һәм аны хастаханәгә озатканнар. Фатыйма Гюнер дә хастаханәдә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Төркиядәге фаҗига корбаннары саны 35418гә җиткән.

 


Фикер өстәү