Казандагы иң өлкән кияү белән кәләшне атаганнар

2021 елда Казанда өйләнешүчеләр арасында иң өлкән яшьтәге пар атаганнар. Кияүгә – 79, кәләшкә – 76 яшь. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгән.

Узган елда барлыгы 11 461 яңа гаилә теркәлгән. Алдагы елдагыга караганда 37 процентка күбрәк бу.
Шул ук вакытта 5 344 пар аерылышкан. Әлеге күрсәткеч тә 2020 елдагыга караганда зуррак – 18 процентка. Әмма ул вакытта, чикләүләр сәбәпле, ЗАГС органнарының тиешенчә эшләмәвен исәпкә алырга кирәк.
Мэрия хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, Идел буе федераль округындагы “миллионер” шәһәрләр арасында Казанда никахлашучылар белән аерылышучыларның нисбәте – башкаларныкы белән чагыштырганда әйбәтрәк.


Фикер өстәү