Туйда кунак кәләшкә пычак белән ташланган

Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә туй барган чагында бер ир кәләшне пычак белән яралаган.

Бу хәл, рәсми никахлашканнан соң, кызның өендә туй барган бер мәлдә килеп чыккан. Җәрәхәтләнгән кәләшне шундук хастаханәгә озатканнар. Полиция килеп җиткән. Шаһитлар әйтүенчә, явыз кунак, яшь пар белән нәрсәгәдер тавышланышкач, табын яныннан китеп барган. Берникадәр вакыттан соң кияү белән кәләш, телефон аша элемтәгә кереп, тегене йорт подъездына чакырган. Ә ул куенына пычак кыстырып килгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге матбугат хезмәте.

36 яшьлек юньсез ир кәләшкә берничә тапкыр пычак белән кадагач, берни булмагандай, өенә кайтып киткән. Һөҗүм итүченең моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган. Хәзер аңа карата “Сәламәтлеккә белә торып авыр зыян салу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү