Аз керемле гаиләләргә азык-төлек сертификатлары бирергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе депутатлары аз керемлеләргә азык-төлек сертификатлары бирү турында закон проектын эшли. Бу хакта түбәнге палатаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов белдергән, дип хәбәр итә “Известия”.

Аның әйтүенчә, азык-төлек сертификатын билгеле бер суммага (әмма федераль яшәү минимумы күләменнән 25 процентка ким булмаска тиеш) бирергә кирәк. Депутат аңлатып үткәнчә, сертификат хуҗасы билгеле бер күләмдәге акчага азык-төлек сатып алса, сәүдә оешмасының бу акчасы бюджеттан компенсацияләнергә тиеш.
“Без азык-төлек сертификаты биреләчәк кешеләрнең мохтаҗлыгы критерийларын билгеләүне күздә тоткан закон проектын эшләүгә керештек”, – дигән Нилов.
Парламентчы билгеләп үткәнчә, закон проекты нигезендә, сертификат буенча сатып алырга мөмкин булган азык-төлек исемлеген төзергә кирәк. Ул Хөкүмәткә мондый исемлек төзүне тәкъдим иткән.
Апрель аенда Россиядә ризык җитештерүчеләр һәм җибәрүчеләрнең мохтаҗлар өчен азык-төлек карточкаларын кертү тәкъдиме белән чыгулары турында хәбәр ителүен искә төшерик. Коронавирус таралуга бәйле рәвештә керемнәрен югалтучыларны да шушы категориягә кертүнең тәкъдим ителүен дә искәртик.


Фикер өстәү