Газетага язылу

Россиядә яшьлекне 40 яшькә кадәр арттырырга җыеналар

Россиядә алга таба яшьләр категориясенә керү яшен 35тән 40 ка кадәр күтәрергә мөмкиннәр.

Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) аналитик үзәк директоры Валерий Федоров “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, соңгы 15 елда яшьлек турында күзаллау үзгәргән: медицинаның үсүе, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларның һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең артуы кешеләргә көч-куәтне, тышкы матурлыкны озаграк саклау мөмкинлеге бирә.

Федоров билгеләп үткәнчә, хәзер кешеләрдә яшькә карата мөнәсәбәт нык үзгәргән. Элек 50 яшьлекләрне, әле сез карт түгел бит, дип тынычландырырга туры килсә, хәзер инде бу яшьтә беркем дә үзен картка санамый. Җәй урталарында Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Ольга Ткачева хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) яңа классификациясе буенча, яшьлек 45тә тәмамлана.  

Оешманың яшь градациясе нигезендә, яшьләргә 18дән 44 яшькә кадәрге кешеләр керә. Урта яшь 45тә башланып, 59яшькә кадәр дәвам итә.   Россиядә исә, “Яшьләр сәясәте турында” гамәлдәге закон нигезендә, 14тән 35 яшькә кадәргеләр яшьләр булып санала. Хәтерләсәгез, узган елның мартында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ВОЗның яңа классификациясен (44кә кадәр яшьләр булып санала) хуплаган иде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре