Телевизор каршында озак утыруның үлемгә китерү куркынычын әйткәннәр

Табиб-терапевт Георгий Сапего аңлатып үткәнчә, озак утырудан тромблар барлыкка килергә мөмкин.
Телевизор (компьютер, телефон һ.б.) каршында озаклап утыру тромблар хасил булу белән яный. Табиб-терапевт Георгий Сапего шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, дөньяңны онытып, кымшанмыйча да диярлек утыру аркасында кан йөреше акрыная. Бу хәл тромблар барлыкка килү белән яный. Кайвакыт канның артык куе булуыннан да шулай килеп чыгарга мөмкин.

Тромб бөтен организм буйлап йөрергә мөмкин. Ә инде ул үпкә тамырына эләксә, кешенең шундук үлү куркынычы гаять зур. Телевизор каршында ике сәгать кенә утыруның да аянычлы тәмамлануы бар икән шул. Табиб аңлатып үткәнчә, аяк кызарып яки шешеп китсә, авыртса, шулай ук сулыш кысылу, күкрәк куышлыгында авырту барлыкка килсә, шундук “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк.
Тромб (оешкан кан) үпкә тамырын каплаган очракта, кан йөрми, кислород җитми башлый. Әйткәнебезчә, бу хәл бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Телевизор алдында аякларны бер-берсенә куеп яки кысан киемдә утыру бигрәк тә начар. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен әледән-әле хәрәкәтләнеп алырга: торып, зарядка ясап алырга яки йөреп килергә кирәк.


Фикер өстәү