Коронавирусны җиңелчә генә уздырган яшьләрдә тромб барлыкка килүен ачыклаганнар

Ковидтан соң, шөкер, инде терелдем, дип җиңел сулап куярга ярамый әле. Хәтта коронавирусны җиңелчә генә уздырып җибәргән яшьләрдә дә берникадәр вакыт узуга тромбоз яки инсульт килеп чыгарга мөмкин, дип кисәткән табиб-гематолог Диана Ким.

“Миңа коронавирусны җиңелчә генә уздырып җибәргән яшьләрне дә дәваларга туры килде. Шулар арасыннан берничәсенең өч айдан соң кан тамырларында тромблар барлыкка килде. Берсе инсультка дучар булды. Кыскасы, коронавирусны җиңелчә генә кичерүчеләрдә дә чирдән соң тромблар барлыкка килү куркынычы бар”, – дигән табиб “Sputnik” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Белгеч әйтүенчә. тромбларның баш миендәге кан тамырларында хасил булуы инсульт белән тәмамлана.
Ковидтан соң тромбларга юл куймас өчен канны сыеклатучы препаратлар эчәргә кирәк. “Коронавирус инфекциясен кичерүчеләргә чирдән соң өч ай дәвамында канны сыеклатучы дарулар эчәргә кирәк, дип санала. Әмма бу даруны үз белдегең белән генә кулланырга ярамый”. – дигән Ким.

Аның сүзләренә караганда, бигрәк тә кан тамырларында көйсезлекләр булган кешеләрдә тромблар барлыкка килү куркынычы зур.


Фикер өстәү