Ләйсән Гыймаева: Таңсылу белән уртак фикергә тиз киләбез

Гаилә – беренче урында, әмма үзең турында да онытмаска кирәк. Өч сылу кыз әнисе, «Сәламәт марафон» проекты авторы, «Инстаграм»да Җиләк Кычытканова, Дивания, Фифа буларак та билгеле Ләйсән Гыймаева әнә шул фикердә. Без аны «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка чакырып, яңалыкларын белештек.

Ни хәл?

– Әйбәт, Аллага шөкер. Яңа ел тапшырулары төшереп мәш киләбез әле. Үзебез дә бәйрәмгә әзерләнә башладык. Яңалыклар әллә ни юк, бар да бер көйгә.

– Күптән түгел кызыгыз Таңсылу белән «Әйбәт кеше булсаң әгәр үзең» җырын чыгардыгыз. Ул җырның туу тарихы турында сөйләсәгез иде.

Таңсылу белән дуэт яздыру турында шактыйдан уйланып йөрдем. Аның белән «Тәрәзәләр» җырын да башкарган идек, әмма ул – Мөхтәр Минһаҗевныкы. Безнең хәзер бөтенләй яңа, үзебез өчен махсус язылган җыр җырлыйсы килде.

«Әйбәт кеше булсаң әгәр үзең» җырына сүзләрне Гөлүсә Шаһбан язды. Бу эшкә алыныр алдыннан, мин аңа: «Гөлүсә, синең дә Таңсылу яшендәге кызың бар. Әни белән кыз җырлый алырдай, әмма моңа кадәр җырланмаган темага бер шигырь язып бир әле», – дидем. Әни белән кыз мөнәсәбәтләре турындагы җырлар болай да күп бит, шуңа да безнең башка темага җырлап карыйсы килде. Берничә көннән Гөлүсә бер шигырен табып җибәрде. Бер укуда ошаттык. Аннан Илдар Ногманов көен дә язды. Менә шулай тиз генә, рәхәт кенә язылган җыр ул.

– Уртак җырыгызга карата нинди фикерләр ишеттегез?

– Бик җылы сүзләр әйтәләр. «Шундый ошады, тагын бергәләп җырлар яздырыгыз»? – дип тә әйтүчеләр күп. Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә бу турыда уйлана башладык.

– Таңсылуның киләчәктә сезнең юлны сайлавын теләр идегезме?

– Аның инде болай да җырчы буласы килә. Каршы килмибез, билгеле. Үзе теләгән, күңеленә якын булган һөнәрне сайласа, бәхетле булыр, Алла боерса.

– Аның хәзер – үсмер чагы. Үзара килешмәгән вакытлар да булгалыйдыр?

– Зурга киткән конфликтларның булганы юк. Үсмерләргә турыдан бәреп әйтү, бераз киреләнү хас инде ул, анысы гына Таңсылуда да бар. Ләкин без андый чакларны сөйләшеп, йомшак кына уздырып җибәрәбез, уртак фикергә тиз киләбез.

– Сезнең «Инстаграм»дагы образларыгыз – Фифунья, Җиләк, Диваниюшкалар әле дә актуаль, кеше яратып карый. Сценарийлар уйлап табуда авырлыклар тумыймы?

– Аның белән авырлыклар юк. Булат гел нәрсә дә булса тәкъдим итеп тора, идеяләре һәрвакыт күп. Ә менә аларны төшерү – проблемалы мәсьәлә, чөнки вакыт җитеп бетми. Язылган сценарийны төшерү өчен шактый вакыт кирәк бит. Әле менә берәр атна элек авырып та алдым, тиздән янә бу эшкә тотынырга ниятләп торабыз.

Алардан арыган чакларыгыз да булгалыйдыр?

– Була. Хәл бетеп киткән чаклар була, әмма үзебезне җиңәргә, ялкаулыкны онытып торырга тырышабыз.

– Сез бит әле «Сәламәт марафон»ның да авторы. Сәламәт яшәү рәвешенә тотынганда, иң авыры нәрсә булды?

– «Сәламәт марафон»ның инде алтынчысы бара. Ярты ел эчендә бик яраттым бу проектны. Ә иң авыры үзеңне кулда тоту иде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бик зур контроль таләп ителә. Спорт белән вакытында шөгыльләнергә, туклануны гел игътибарда тотарга кирәк.

– Хәзер ничегрәк?

– Хәзер сәламәт яшәү тормыш рәвешебезгә әйләнде. Бар белгәннәремне марафонда катнашучыларга өйрәтергә тырышам. Аларга күбрәк рухи яктан ярдәм итәсе килә. Шуңа безнең командада психолог та бар.

– Уртак максат булган кешеләр белән эшләү  дә рәхәттер.

– Уртак максат булганда, эшләү җиңелрәк. Марафонда катнашучылар гел язышып, аралашып тора. «Бүген җиңелрәк булды», «бүген авыр иде» диешәләр. Үз фикерләрен әйтәләр. Бер дулкында булгач рәхәтрәк.

– Реклама белән шөгыльләнүче артистлар артты. Сез әлеге өлкәдә нинди принцип буенча эшлисез?

– Шәхси блогыбызны актив алып баргач, реклама тәкъдим итүчеләр күп. Аларның барысын да алмыйбыз, билгеле. Минем, мәсәлән, үз аудиториям бар. Бераз гына булса да, мин язылучыларыма нәрсә кызык һәм файдалы булуын чамалыйм. Төп таләп – шул. Аннан соң, «коры реклама» күрсәтәсе килми, билгеле. Аны тәкъдим итәр өчен, кызыклы сценарийлар уйлыйбыз, кайвакыт скетчларга да өстәп җибәрәбез.

Блиц-сораштыру

– Өстәл китабыгыз?

Балалар өчен әкиятләр. Кызыбыз Зәйнәп белән кич саен татар һәм рус әкиятләре укыйбыз.

– Кызлар тәрбияләүдә төп принцибыгыз?

– Кызларымны үз үрнәгемдә тәрбиялим. Гаилә – беренче урында, әмма үземне дә онытмыйм. Шулай яшәү дөрестер. Хәер, дөресен генә әйткәндә, без балаларны түгел, ә алар безне тәрбияли икән ул.

– Иң шәп ял?

– Беркая да ашыкмый гына, үзең генә мунча керү яки чит илгә, диңгезгә барып ял итү.

– Сезнең өчен бәхет  ул – …

– Ничек кенә баналь яңгыраса да, иң зур бәхет  ул – сәламәтлек. Тормыш иптәшең белән бер-береңне аңлап яшәү, гаиләдә һәркемгә карата да хөрмәт булу.

 


Фикер өстәү