Табиб гипертоник кризның билгеләрен атады һәм нинди куркыныч тудыруын әйтте

Сулыш кысылу, күзләрне пәрдә каплау, борыннан кан китү гипертоник кризның килеп чыгуы турында сөйләргә мөмкин. Кардиолог, Россиянең атказанган табибы Юрий Серебрянский “Москва 24” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, мондый халәт кинәт кенә, гадәттә, стресс кичергәндә барлыкка килә. Кан басымының өске күрсәткече терекөмеш баганасының 200-250 мм күрсәткеченә, түбәнгесе – 140-150 ммга кадәр күтәрелергә мөмкин. Табиб сүзләренә караганда, мондый очракта, үпкә шешеп, сулыш кысылырга, ютәл кузгалырга, шулай ук йөрәк авыртырга мөмкин.

Кардиолог кисәтеп әйткәнчә, гипертоник криз билгеләре пәйда булганда үзбелдеклеләнеп дәваланырга ярамый – шундук ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Ул шулай ук, аңны югалту ихтималын күздә тотып, ишекне ачык калдырырга киңәш иткән.

Мондый билгеләр килеп чыккан очракта вакытында чарасын күрмәү инсультка, аңны югалту һәм үлемгә китерергә мөмкин. Гипертоник криз шулай ук миокард инфарктын да китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәткән табиб.

Моңа кадәр табиб-кардиолог Владимир Хорошев аңлатып үткәнчә, эсседә гипермаркетларның салкын бүлекләрендә йөрү, температураның кинәт алышынуы сәбәпле, кан тамырлары кысылуга китерергә мөмкин. Бу халәт тә инфаркт яки инсульт белән яный.


Фикер өстәү