Татарстанда әнисен үтергән ирне 9 ел төрмә көтә

Казанда 52 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Ир аңлы рәвештә әнисен үтерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗига 2022 елның 30 гыйнварында булган. 85 яшьлек әнисе белән бәхәс вакытында исерек ир аны каты итеп кыйнаган. Алган җәрәхәтләрдән карчык шунда ук үлгән. Суд ирне 9 елга ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү