Үлем җитештерүчеләр: фән урынына наркотикны сайлаган егетнең киләчәге төрмәдә узачак

Россия Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2021 елда илнең төрле төбәкләрендәге яшерен лабораторияләрдә заманча технологияләр кулланып, наркотикларның моңарчы билгеле булмаган 1654 яңа төре җитештерелүе ачыкланган.

Төрле урау юллар белән чит илләрдән кертелә торган наркотик матдәләр генә җитмәгән. Аны хәзер идән асты лабораторияләрендә күпләп җитештерәләр. Белгечләр әйтүенчә, мондый юл белән әзерләнгәннәре аеруча куркыныч. Аны кулланудан меңнәрчә кешенең гомере өзелгән, гаиләләренә, якыннарына, туганнарына кара кайгы килгән.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренә караганда, узган ел наркотиклар белән сату итүче 300дән артык оешкан төркем эшчәнлегенә карата җинаять эше судларда каралып, гаеплеләр тиешле җәзасын алган. Республикага наркотиклар кертү белән шөгыльләнүче 49 канал, 1314 сайт ябылган, 7 яшерен лаборатория эшчәнлеге туктатылган.

Шундыйларның берсе – Казан читендәге Сокуры бистәсендәге шәхси йортта яшерен лаборатория оештырып, зур күләмдә наркотик матдәләр җитештерүче Зиннәтулла Данилов та күптән түгел Лаеш районы суды карары белән каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән озак елларга ирегеннән мәхрүм ителде.

Явыз ниятле үрмәкүч сыман Россиянең җиде төбәгендә үз ятьмәсенә торган саен күбрәк корбаннар эләктерә алган «Зиновий бандасы»н оештыручы Зиннәтулла Данилов кем ул? Ничек итеп Татарстан башкаласы белән янәшәдә урнашкан тыныч кына бер авылда меңнәрчә кешене агулый алырлык күләмдә ясалма наркотиклар җитештереп яткан?

Журналист буларак хөкем ителүче турында кызыксынуымны белгәч, аның язмышы өчен борчылып, Лаеш районы судына килгән дистәгә якын кешенең һәркайсы йөзен читкә борып, тизрәк китү ягын карады. Сәбәпләре аңлашыла инде. Кемнең шундый явыз ниятле кешенең якыны буласы килсен?! Куркыныч наркотиклар кулланып, чәчәк кебек чагында гомерләре өзелгәннәр яисә якыннарын кайгы-хәсрәткә кем этәрүен күпләр белми дә кала бит.

1990 елда Чиләбе шәһәрендә яшәүче Даниловлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән Зиннәтулла мәктәптә укыганда үзен химия, биология фәннәреннән гаҗәеп сәләтле итеп таныта. Судта катнашучы, бүген башкаланың бер югары уку йортында эшләүче исемен күрсәтмәүне үтенгән бер абзый сүзләренә караганда, аның сабакташы химия буенча өлкә бәйгесендә катнашып, берничә тапкыр җиңүче була. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган егеткә Мәскәү университетына укырга керү дә кыен булмый.

– Замана шаукымына ияреп, җиңел акчага кызыкмаган булса, аңардан танылган галим чыга алган булыр иде, – ди сабакташы.

Һәрхәлдә, алдагы берничә дистә ел гомерен төрмә куркынычы астына куеп, бүгенге кебек тимер рәшәткә артында мескен кыяфәттә утырмаган булыр иде.

– Университетны тәмамлагач, аспирантурада калды. Лабораториядә эшләде. Инде диссертация яза башлаган иде. Ишетүемчә, бер танышының үтенече буенча мефедрон һәм башка төр химикатлар кушып, наркотикка охшаш химик матдә ясарга алынган. Әйтәм ич, башы эшли аның. Гап-гади химикатлардан да әллә нәрсәләр ясый ала. Әмма кыңгыр эш кырык елдан соң да бер килеп чыга ул. Зиннәтулланы шуның аркасында  эшеннән җибәрделәр. Аннары мин аның Чиләбедә, бер ара Краснодар шәһәрендә яшәве турында ишеттем. Казанга кайтып төпләнергә уйлавын да соңлап кына белдем, – ди судта катнашкан абзый.

Тик җитештергәнне сатасы да бар бит әле. Монда инде Чиләбе шәһәрендә бергә үскән танышлары ярдәмгә килә. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ул бары тик наркотик матдәләр җитештерү белән шөгыльләнгән. Тарату-сату эшләре башкаларга калган.

Тагын шунысы гаҗәп: Россия Хөкүмәтенең махсус карары белән составына наркотик һәм психотроп матдәләр кергән химикатларны сату катгый тыелса да, наркотик матдәләр җитештерү өчен кирәк булган катнашмалар, әйтик, мефедрон, метилметкатинон кебек химикатларны интернет-сайтлар аша табып, интернет-кибетләр ярдәмендә кайтартуның бүген дә әллә ни кыенлыгы булмаган. Хәер, Чиләбедә яшәгәндә Зиннәтулла кирәкле химикатларны башка кеше исеменә кайтартса да, тикшерүчеләр аның кайчан һәм күпме химикатлар кайтартуын тиз ачыклый алган булыр иде.

Шуны сизептер, Зиннәтулла яшәү урынын берничә тапкыр алыштырган. Берничә ел Чиләбедә яшәсә, аннары Краснодар шәһәрендә кыңгыр эшләрен дәвам иткән. Узган ел исә Татарстанга кайтып, Лаеш районының Сокуры бистәсендә ике катлы йорт сатып алган. Наркотикларны идән астындагы яшерен лабораториядә бер үзе җитештергән. Аны кемнәргә ничек таратуларын белми. Төркемдәшләре белән бары тик кәрәзле телефон аша гына аралашкан.

Тикшерү органнары тарафыннан аның гамәлләре буенча дүрт томлык материал тупланган булса да, суд барышында Зиннәтулла үзен яшерен рәвештә наркотиклар җитештерүче итеп түгел, ә җинаятьчел төркем корбаны итеп күрсәтергә тырышты. Янәсе, ул ниндидер фәнни ачыш ясамакчы булган. Ә наркотиклар җитештерергә аны куркытып, янап мәҗбүр иткәннәр.

Тик менә тикшерү материаллары гына киресен раслый. Наркотик матдәләрне тарату белән шөгыльләнүче төркем әгъзаларын,  наркотик матдәләр җитештерү өчен күпләп кирәк булган натрий гидроксины, фенил, пирролидин, пентан яки метилэфедрон кебек химик матдәләрнең ни икәнен дә белми. Шулай булса да, аларның һәркайсы үзенә тиешле җәзаны алачак. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, әлеге җинаятьчел төркемдә төп җаваплы кеше Зиннәтулла Данилов үзе булуы көн кебек ачык.

Лаеш районы суды әлеге эшне карап тикшергәннән соң, Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 228 маддәсе нигезендә Зиннәтулла Даниловны гаепле дип тапты һәм каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән унбер елга ирегеннән мәхрүм итте.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: arh.mk.ru


Үлем җитештерүчеләр: фән урынына наркотикны сайлаган егетнең киләчәге төрмәдә узачак” язмасына фикерләр

  1. Нигә химикатларның исемен язарга, ничә еллар шөгелләнә алганы да кирәк түгелдер… Яхшыны мисал итеп алмасалар да, мондай мәгълүмәтнең тискәре йонынты ясау куркынычы булуы көн кебек ачык.

Фикер өстәү