Полициягә ярдәм кирәк

Татарстан парламентының утызынчы утырышы көн тәртибендәге шактый мәсьәлә акчага бәйле иде. Моңа әллә ни шаккатасы юк, дөньясы бик көйсезләнеп тора. Хәтта эчке эшләр министры Артем Хохорин да акчасызлыктан зарланып алды.

Бер уйлаганда, полиция әйбәт эшли. Авыр җинаятьләр саны елдан-ел кими бара. Әмма шул ук вакытта технологик алгарышка бәйле җинаятьләр саны арта. Министр әйтүенчә, бу төр җинаятьләргә каршы көрәш узган ел өстенлекле юнәлеш булган. Әлбәттә, җинаятьчеләрне җавапка тарту буенча без Идел буе федераль округында алдынгы, ил күләмендә икенче урында икән. Әмма әлеге хәл «күңел юаткычлары» була алмый. Соңгы ике айда гына да телефон, интернет аша кеше акчасын урлау узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 30 процентка диярлек арткан. Гражданнарның хисап счетларыннан акча урлаучыларны табу һәм җавапка тартуның кыенлыгы турында һәрчак сөйләп торалар. Бу төр җинаять читтән торып кылына, угрылар арасында хәтта чит илләрдә яшәүчеләр дә бар. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне Татарстаннан читтә дә эзләргә мәҗбүр. Алар, мәсәлән, Россиянең башка төбәкләрендә 1685 җинаять кылуда шикләнелгән 1079 кешене тоткарлаган инде.

Министрны борчыган тагын бер нәрсә – наркотикка бәйле җинаятьләр санының шактый ишле булуы. Наркотик саклау һәм тарату белән шөгыльләнүче төркемнәр оешуы. Бездә узган ел гына да җинаятьчеләрдән тоннага якын наркотик матдә алынган, наркотиклар җитештерүче җиде яшерен лаборатория ябылган. Бу төр җинаятьләрнең дә әлеге дә баягы техник алгарышка бәйле булуын әйтеп китик, интернет аша синтетик наркотик сатучы төркемнәр саны ишәйгән.

Министр дәүләт хакимияте органнарында эшләүчеләр арасында ришвәт алучыларны тоткарлау, ялган аракы җитештерүчеләрне фаш итү турында да саннар китереп сөйләде. Кыскасы, полиция хезмәткәрләренең эше муеннан, алай гына да түгел, баш түбәсеннән ашкан. Чөнки җинаять кылулар ишәйгән бервакытта бездә полиция хезмәткәрләре саны кими икән. Сәбәбе – хезмәт хакының аз булуы, торак белән тәэмин ителмәү. Узган ел эштән китүчеләр саны 1659га җиткән, аннан алдагы елда бу сан 966 булган. Шунысын да әйтик әле: эштән китүчеләрнең күбесе җинаятьчелеккә каршы көрәштә төп эшне башкаручылар – тикшерүчеләр икән. Мондый хәл бездә генә түгел, бөтен илдә күзәтелә. Мәсәлән, узган ел үзләре теләп эштән киткән тикшерүчеләр саны аннан алдагы ел белән чагыштырганда 34 процентка арткан.

Утырышта парламент полиция хезмәткәрләренең матди хәлен яхшыртуны сорап Россия Хөкүмәте башлыгына мөрәҗәгать кабул итте.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та депутатлар алдында хисап тотты. Ул телгә алган саннар күңелне шактый сагайта. Бала хокукын хаклаучыларга мөрәҗәгатьләр саны тагын да арткан. Бу халык үтенеченә колак салынмый дигән сүз түгел, гаилә, бала тәрбияләүгә бәйле мәсьәләләр арта тора. Алар шактый ук дәрәҗәдә бүгенге җәмгыятьнең мораленә дә бәйле. Мәсәлән, Ирина Владимировна әйтүенчә, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә килеп чыккан ызгышларга бәйле мөрәҗәгатьләр һаман да ишәя тора икән, балаларда агрессия арта. Бу исә яшүсмерләр арасында җинаять артуга китерә. Бала һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр дә әллә ни мактанырлык түгел. Монда имин булмаган гаиләләрнең дә өлеше зур. Юньләп эшләмәгән, хәмерне дус иткән, хәтта наркотик кулланудан да тайчынмаган ата-ана нинди бала тәрбияләсен инде. Андыйларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр үзе, әмма ятимнәр йорты балага барыбер дә тулы тәрбия биреп җиткермәячәк. Ирина Волынец әйтүенчә, бүген имин булмаган гаиләләр саны – 1306.

Балалар йортында тәрбияләнгәннәрне торак белән тәэмин итү дә канәгатьләнерлек түгел. Бүген 600 кеше фатирга чират тора, чират исә кимеми. Чөнки акча җитми. Балалар учреждениеләрендә 700 бала бар. Ә гаиләләргә килсәк, алар зур тизлек белән таркала бара: 1 мең никахка 603 аерылышу туры килә икән.

Бөтен сорауларга тулы җавап бирде Ирина Волынец. Артык зарланмады да. Әмма депутатлар штатта эшләүчеләр саны белән кызыксынгач, бары тик биш штат булуын гына әйтеп, Петербург белән чагыштыру китерде. Анда балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкилдә 28 штат икән, ә эш күләмендә артык зур аерма юк. Өстәмә штат алырга да акча кирәк шул, ярый әле бездә җәмәгать тәртибендә эшләүчеләр шактый.

Тагын бер чыгыш кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм турында булды. Эш кешеләренең хокукларын яклау буенча вәкил Фәрит Габделганиев сүз башында ук «заман чакырулары»н телгә алмый булдыра алмады. Чөнки кече һәм урта эшмәкәрлекнең Татарстан икътисадында өлеше зур. Бу өлешне санга әйләндерсәк, бүген бездә 160 мең шәхси эшмәкәр һәм 787 мең тирәсе үзмәшгуль бар. Алар арасында сәүдә өлкәсеннән җитештерү тармагына күчүчеләр саны артканнан-арта бара.

Фәрит Габделганиев әйтүенчә, узган ел аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән икән: 2020 елда 17,7 мең булса, узган ел нибары 3,7 мең. Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше юридик ярдәм сорауга һәм муниципаль хакимият органнары белән, йомшак кына әйткәндә, аңлашылмаучылыклар килеп чыгуга кагыла. Бәлки, шуңадыр, Фәрит әфәнде районнарга еш чыга, мәсьәләне урында хәл итәргә тырыша. Узган ел Президент Рөстәм Миңнехановның да эшмәкәрләр белән 17 мәртәбә очрашуын, Фәрит Габделганиев инициативасы белән эшмәкәрләрнең Прокуратура, салым хезмәте, башка ведомство вәкилләре белән 39 мәртәбә очрашып-сөйләшүен дә әйтсәк, эшмәкәрлек җитәкчелекнең һәрвакыт күз уңында дип әйтеп буладыр. Әмма барысы да ал да гөл түгел. Фәрит әфәнде бер кызыклы гына фикер әйтеп куйды, нигәдер район-авыл җирләреннән мөрәҗәгатьләр бик аз, диде. Моны район-авыл халкының артык тыйнаклыгы белән генә аңлату дөрес булмас. Командировка вакытында мин үзем дә эшмәкәрләр белән очрашып-сөйләшми калмыйм. Проблемалары турында сорашкач, алар, гадәттә: «Безгә комачауламасыннар гына иде», – диләр. Ә «югары»га хәбәр итәргә шикләнә алар, бу – тыйнаклык түгел, ә ярдәм урынына зыяны булмасын дип шикләнү.

Җирле хакимиятнең бизнеска басымын, контроль-күзәтү органнарының кирәгеннән артык тырышуын Фәрит әфәнде дә яшермәде. Бу мәсьәләләрне җайга салу – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе, диде. Күптән килгән тагын бер «баш авыртуы» – җитештергәнне сату. Фәрит әфәнде әйтүенчә, ярдәм булачак, инде тауар кабул итү урыннарын җитештерүчегә якынайту турында җитди сөйләшү бара икән. Шулай ук салым хезмәте белән эшләүне тагын да гадиләштерергә мөмкиннәр, камераль тикшерүләрне азайту турында да уйланалар. Эш башы – уй инде ул.

Санкцияләр заманында җитештерүне киметмәү, алай гына үстерү турында махсус план да эшләнәчәк. Фәрит әфәнде әйтүенчә, мондый эчтәлектәге план әле пандемия башланганда ук төзелгән булган.

Барысын да яхшыга юрарга инде. Утырышта бер закон проекты уйга калдырды әле. Ул Татарстанда алкоголь продукциясен ваклап сатуга кагыла иде. Бүген бездә хәмерне кичке сәгать уннан иртәнге унга хәтле сату тыела. Ә федераль дәрәҗәдә хәмер сату 23 сәгатьтән 8 сәгатькә хәтле рөхсәт ителә. Без кемнән ким дигәндәй, депутатлар хәмер сату вакытын федераль нормадагыча билгеләргә тәкъдим итәләр. Әйтүләренчә, чикләүнең һәр сәгате эчендә бюджетка тиешле акчаның 9 проценты керми кала икән. Икенче төрле әйтсәк, хәмер сату вакытын өч сәгатькә чикләсәк, якынча 560 млн сумнан колак кагачакбыз икән.

Кайбер депутатлар «аек тормыш» сылтавы белән закон проектына каршы килеп маташкан иде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чикләү юлы белән мәсьәләне хәл итүне хупламады. Ягъни эчәсе килгән кеше хәмерне теләсә кайчан таба, һич югы үзе ясый башлый. Менә шундый кызык хәлләр, эчүчелеккә каршы да көрәшәбез, аракы акчасы да кирәк. «Кыз да булсын, йөкле дә булсын», ягъни мәсәлән.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү