100 яшьлек Хәнифә Минһаҗева: «Бабаем да 108гә кадәр яшәде»

Хасановка авылы кызы, Октябрино килене, хәзерге вакытта Кукмараның Акъәбие Хәнифә Минһаҗева күптән түгел үзенең гомер бәйрәмен – 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җилкәсенә мамык шәлен япкан мөлаем әби, көзге каршысына басып, бераз матурланды да кунакларны каршы алырга ашыкты. Якты йөзле, шаян телле, шигъри җанлы Хәнифә апа белән аралашу үзе бер күңелле хатирә булып, күңел түренә кереп урнашты.

Юбилярны котларга район башлыгы Сергей Димитриев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов килеп, җылы теләкләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды.

– Хасановка авылында – башлангыч, аннан Түбән Арбашта урта белем алдым. Җиденче сыйныфтан соң иптәшләремнең барысы да кайсы кая таралышып бетте. Унынчы сыйныфны бары тик Әхми Фәтхуллин белән икебез тәмамладык. Ул елгы балалардан хәзер мин берүзем калдым инде, – диде Хәнифә апа. – Яшьлек елларында ач тордык дип әйтә алмыйм, артык бай да, ярлы да булмадык. Әти-әниләр мал асрадылар. Әни колхозда ипи салуда эшләде, әти хуҗалык умарталарын карады, кибеттә дә хезмәт куйды. Ул бик булган кеше, авылда оста чәчүчеләрнең берсе иде. Аның муенына тубал асып йөргән вакытлары әле дә хәтердә саклана.

Хәнифә апа мәктәпне тәмамлагач, укуын Мамадыштагы милиция училищесында дәвам итәргә уйлый. Әмма сугыш тормышына үзенчә юнәлеш бирә. Студент егет-кызларның барысы диярлек укуларын ташлап китәргә мәҗбүр булалар. Ун сыйныф белеме булгач, Хәнифә апаны балалар укытырга билгелиләр.

– Авылларда укытучылар җитми иде, минем гаиләм булмагач, әле бер, әле икенче җиргә эшкә җибәрделәр, җиде авыл буенча йөрдем, – диде ул. – Бу хезмәткә җиде ел тирәсе гомеремне багышладым. Шуннан соң Октябрино авылына кияүгә чыктым, дөресрәге, булачак ирем мине урлап алып кайтты. Миннәхмәт бик акыллы, тәртипле кеше булды, без аның белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Ирем сугыш ветераны, танкчы булган, сәламәтлеге нык какшаган иде. Ул 74 яшенә җитеп бакыйлыкка күчте.

Алар, тормыш иптәше белән төрле җирләрдә йөреп, бәхетләрен сынап карыйлар: Лесхозда, Иштуганда, Пермь өлкәсендә гомер итәләр. «Кайда яшәсәң дә, күршең үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Безнең юлыбызда һәрвакыт якты күңелле кешеләр туры килде», – диде ул. Хәнифә апа балалар бакчасында хезмәт куя, ире урманчылыкта эшли. Ә лаеклы ялга чыкканнан соң, алар Кукмарага кайтып урнаша.

Хәнифә апа, Аллага шөкер, хәзерге көндә дә туган нигезем исән-сау, дип сөенә, моның өчен ул туганнарына рәхмәтле. Үзе дә җәй көннәрендә авылга кайта, зиратка бара. Йөзьяшәр әби белән озын гомерлелекнең сере турында да сөйләштек.

– Бу тормышта яшисе килеп яшәргә кирәк. Сугыштан соң авыр булды, әмма алар онытыла, хәзер тормышлар әйбәт бит. Аллаһы Тәгалә – мине, мин аны онытмыйм. Күз күрә, аякларым йөри, Ходай сәламәтлекне бирде, – диде ул. – Минем әтием ягыннан бабам да озын гомерле булган. 108 яшенә җитеп бакыйлыкка күчте, күзе күрми иде, әмма тән авыртуларыннан зарланганы булмады. Ул гел: «Минем бер җирем дә авыртмый, күзем күрсә, чабата бәйләп кенә утырыр идем», – ди иде.

Акъәби хәзерге көндә кызы Кадрия апа белән кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Ул мәктәп елларыннан алып шигырьләр язарга яраткан, аны туган көннәре хөрмәтеннән күршеләренә, туганнарына багышлаган. Тик соңгы вакытта гына язуым бераз ямьсезләнде, ди. Хәзер исә буш вакытында газеталар укый, телевизор карый. Аеруча балаларга багышланган тапшыруларны ярата, шул ук вакытта яңалыкларны да читтә калдырмый.

– Әни һәрвакыт яхшы күңелле, олы йөрәкле булды. Мин аның кеше белән талашканын, сүзгә килгәнен хәтерләмим, шуңа күрә күршеләр белән дә бик тату тордык. Ул һәрвакыт хәрәкәттә, әле дә үзен карап-тәрбияләп тора. Җәй көне бакчадан керми, хәтта агач ботакларына хәтле пычкы белән үзе кисә… Эшләп яшәсәң, тормышта бар да була, ди ул. Безне дә хезмәткә өйрәтеп үстерде, рәхмәт аңа. Күз тимәсен, әни белән бик рәхәт гомер итәбез, алга таба да исән-сау торырга язсын.

Ризилә Корбанова, Кукмара


Фикер өстәү