Кабан күле Яр буен танып булмаячак

Казан халкына һәм килгән кунакларга ял итү өчен бик матур урын пәйда булачак. Башкалабызда 30 август – Шәһәр көнендә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Кабанның икенче Яр буе ачыла. Казан мэры Илсур Метшин блогерлар белән яр буйлары һәм паркларны төзекләндерү темасына багышланган очрашуда шулай дип белдерде.

“Кабан күленең күркәмләндерелгән икенче яры Татарстан Республикасына йөз ел тулу хөрмәтенә ачылачак. Быел без Мәрҗани һәйкәленнән Камал театрына кадәрге өлешне төзекләндердек. Бүген сезне яр буеның фитнес-үзәктән Назарбаев урамына кадәрге өлеше белән таныштырабыз”, – диде блогер егет-кызларга мэр.

Фитнес-үзк янында урам гимнастикасы (воркаут) өчен спорт мәйданчыгы һәм ял итү өчен ятаклар пәйда булачак. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә игътибарсыз калмаган: яр буе күренешләре белән биектәнрәк хозурлану өчен аларга дулкынсыман таучыклар ясап куелган.

Моннан тыш яңартылган яр буенда учакта шашлык кебек аш-су әзерләү өчен янгынга каршы түшәмәле алты урын да булдырылган әле. Пикник ясау өчен кирәкле әйберләрне (казан, мангал, рәшәткә, шашлык таяклары) прокатка (прокат пункты шул тирәдә үк урнаштырыла) алып торып булачак.


Фикер өстәү