Приморьеның Чернигов районы прокуратурасы сигез айлык сабыйның кайнап торган суга пешеп үлүе очрагын тикшерә башлаган. Ата-аналар бер тәүлектән артык үлем хәлендә яткан балага игътибар итмәгән, диелә ведомство сайтында.
“Башлангыч мәгълүматларга караганда, 8 айлык малайның өстенә кайнар су капланган. Ата-аналар бер тәүлектән артык медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, шуңа күрә бала вафат булган», — дип хәбәр итәләр прокуратурада.
Хәзерге вакытта прокуратура ата-ананың үз бурычларын үтәмәү очрагын тикшерә. Гаиләдәге икенче баланы ата-анасыннан алу мәсьәләсе хәл ителә.