42 сезон эшләүче комбайнчы: «Уңыш шәп быел!»

Татарстанда тәүлегенә 85 мең тоннага якын ашлык суктырыла. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вазгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.

Министр әйтүенчә, бүген Татарстанның барлык районнарында да урып-җыю эшләре гөрли. 6 августка республикада игеннәр 319 мең гектарда җыеп алынган, бу – планның 21 проценты дигән сүз. 1,3 миллион тоннага якын ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 40,3 центнер тәшкил итә.

Татарстанда тулаем алганда 1,5 миллион гектар мәйданда – бөртекле һәм кузаклы культуралар, 230 мең гектарда майлы культуралар (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар. Игеннәрне урып-җыюда 3,5 мең комбайн катнаша.

Россиядә исә бүген 63 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Урып-җыю эшләренең темплары һәм уртача уңышның күләме узган елгы дәрәҗәдән артыграк. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев урып-җыю эшләре 55 субъектта алып барылуын әйтте.

– Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында сезонлы кыр эшләренең оешкан төстә узачагына һәм уңышка бәйле барлык фаразларның да үтәләчәгенә өметләнәләр, – диде ул.

Буа районының «Дружба» агрофирмасында (Ташкичү авылы) эшләүче комбайнчы Салих Әхмәдуллин быел 42 нче сезонын башлаган. Бүген алар көзге бодай, арпа һәм борчак суктыра. Без шалтыратканда да кырда иде.

– Уңыш шәп быел! Эшлисе генә килеп тора. Бер көнне дә әрәм итмәскә тырышабыз. Уракка июльнең 20ләре чыккан идек. Шуннан бирле туктап торган юк диярлек, – диде ул көр тавыш белән.

Салих абый – комбайнчылар нәселен дәвам иттерүче. Бабасы, әтисе дә механизаторлар булган аның.

– Беренче сыйныфта укыганда ук әтигә ияреп йөри идем. Шуннан бирле туктаган юк. Мәктәп елларында комбайн ярдәмчесе булып эшләдем, армиядән кайткач, тагын кыр корабына утырдым. 42 нче сезон эшлим, дисәм, кеше ышанмый инде миңа. Ләкин иң истә калганы 2008 ел булды. Ул елны мин, республикада бөтен комбайнчылар арасында беренче урын алып, «ГАЗель» машинасы белән бүләкләнгән идем. Аннан соң икенче урынга чыктым. Күңелле, рәхәт чаклар иде. Эшен дә бик көчле эшләдек, бүләкләре дә бик кадерле иде. Хәзер генә ул дөньялар буталыбрак китте. Бәйгеләр сүлпәнәеп, алгы планга авырулар чыкты. Халык шок кичерде. Бу хәлләр бөтен кешене үзгәртте барыбер. Ниндидер курку биләп алды аларны. Тик аңа карап, эштән туктап торганыбыз булмады. Язын чәчүдә, менә хәзер урып-җыюда эшлибез, – ди комбайнчы.


Фикер өстәү