Җәяү йөрү кан басымын төшерүен ачыклаганнар

Җәяү йөрү организмга ничек тәэсир итә, беләсезме, бу турыда уйлаганыгыз бармы? Баксаң, 3 минут җәяү йөрсәң, кан басымы төшә икән.

5 минут саф һавада йөрсәң, кәеф күтәрелә;
10 минут чамасы йөрсәң, иҗади уйлау сәләте арта;
Ашаганнан соң 15 минут йөрсәң, кандагы шикәр күләме төшә, ә инде көн саен ашаганнан соң ярты сәгать йөрсәң, ябыгасың икән.
40 минут җәяү йөргән өлкән кешедә ишемия куркынычы кимесә, 90 минут саф һавада йөргән кешенең күңелендә начар уйлар, депрессия кими дип ышандыралар. Тикшереп карарга ярыйдыр. Катлаулы биремнәр түгел бит. Шагыйрь әйткәндәй, файдасы булмаса, зыяны да юк бит…


Фикер өстәү