Беренче сыйныф укучысы укытучысын пыяла кисәге белән яралаган

Ул шулай ук сыйныфташларына да һөҗүм итмәкче булган.

Камчатканың Вилючинск шәһәрендә (ябык шәһәр) бер малай укытучысын пыяла кисәге белән яралаган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Җирле прокуратура мәгълүматларына караганда, мәгариф учреждениесе җитәкчелеге башлангыч сыйныф укучылары белән бернинди дә тәрбия эше алып бармый. Беренче сыйныф укучысының укытучысына пыяла кисәге белән ташлануы да шуңа бәйле.

Россия Тикшерү комитетының Камчатка крае буенча тикшерү идарәсе хәбәренә караганда, тәртипсез малай үзенең сыйныфташларына да ташланмакчы булган. Прокуратурада белдерелгәнчә, балалар арасындагы низаглардан котылу максатыннан, мәктәп җитәкчелеге тиешле чаралар күрә башлаган.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, укытучысын яралаган малайның тәртибе моңа кадәр дә бик чамалы булган


Фикер өстәү