Камилә Вәлиева ел спортчысы булган

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ), узган елның төп шәхесләрен ачыклау өчен, Россиядә яшәүчеләр арасында сораштыру уздырган. Сораштыруда катнашучыларның күбесе спортчылар арасыннан Казан кызы Камилә Вәлиеваны атаган.

Ел спортчысын билгеләгән вакытта, Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере (31 проценты) тулы һәм төгәл җавап бирә алган. Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева, 7 процент тавыш җыеп, беренче урынны алган. Икенче урында – чаңгычы Александр Большунов (5 процент), өченче урында – хоккейчы Александр Овечкин (4 процент).

Моннан тыш, Олимпия чемпионнары Анна Щербакова һәм Александра Трусова 2 процент тавыш җыйган.

Сүз уңаеннан, 2018 елда иң күп тавышны татар кызы, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова өчен биргән булганнар.


Фикер өстәү