Алинә Заһитова халык спортчысы исеменә лаек булды

Олимпия һәм дөнья чемпионы Алинә Заһитова Россиянең халык спортчысы исеменә лаек булган. 

“Халык спортчысы” номинациясендә махсус бүләк иясе Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән гади җанатарларның тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Аның нәтиҗәләре буенча өченче урынны хоккейчы Александр Овечкин һәм футболчы Артем Дзюба бүлешә. Икенче урынны катнаш көрәш буенча Россия чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтов алган. Гамәлдәге дөнья, Европа һәм Олимпия чемпионы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова җиңүче була.


Фикер өстәү