Казанда туып-үскән фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Европа чемпионатының кыска программасында дөнья рекордын яңартты. 16 яшьлек спортчының чыгышын хөкемдарлар 90,45 балл белән бәяләде. Моннан бер ай элек Сочида узган Гран-при ярышында Камилә Вәлиева 87,42 балл туплаган иде.
Таллинда узучы Европа чемпионатының кыска программасында икенче урынны күпләрне гаҗәпләндереп, Бельгиядән Луна Хендрикс (76,25 балл) алды. Өченче урында — Россия спортчы Александра Трусова (75,13). Анна Щербакова (69,05) исә дүртенче булды.
Хатын-кызлар спортчылар арасында ирекле программа 15 гыйнварга билгеләнгән.