Рөстәм Миңнеханов: Без «пассажирлар» түгел, Татарстан федераль бюджетка акча кертә

Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме региональ бюджет кеременә караганда тизрәк үсә, чөнки федераль үзәк акчаны һаман күбрәк ала. Шул ук вакытта алар илкүләм проектлар һәм «инфраструктура менюсы» аша республика икътисадына әйләнеп кайта. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы киңлекләрендә узган дискуссиядә сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Мин кайбер саннар китерәм. 2010 елдан 2021 елга кадәр Татарстанның тулай төбәк продукты 3,2 тапкырга артты. Ягъни, 1 трлн сум иде, ә 3,2 трлн сум булган. Ә бюджет керемнәре 2,4 тапкырга артты. Безнең федераль хезмәттәшләр тарафыннан күрелә торган адымнар финанслар агымын күз алдында тота», — диде ул.

ТР Президенты искәрткәнчә, узган елда Татарстанда территориядән 1 трлн 150 млрд сум тирәсе салым түләүләре җыелган. «Без „пассажирлар“ түгел, без федераль бюджетка җитди өлеш кертүче җитди төбәк. Һәм бу нефть кенә түгел. Безнең яңа нефть эшкәртү комплексы бар, нефть химиясе комплексларын, КАМАЗ объектларын модернизацияләү бара…» — дип санады республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты төбәк һәм федераль бюджетларның үзара мөнәсәбәтләре темасы якларның мәнфәгатьләре аермасы аркасында беркайчан да уртак аңлашу тапмас, дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, коронавирус пандемиясе башлану белән Россия Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан оператив рәвештә мөһим карарлар кабул ителгән, алар төбәк бюджетларына ярдәм итәргә булыша. «Һәм миңа хәзер РФ Хөкүмәтен тәнкыйтьләү авыр, чөнки» инфраструктура менюсы» төбәкләр өчен зур мөмкинлекләр бирә. Иң мөһиме, РФ Хөкүмәте кире уйламасын һәм бу карарларны ахырына җиткерсен», — дип өстәде ул.

Шуның белән бергә Татарстан Президенты федераль хакимиятнең фискаль сәясәт өлкәсендәге карарлары фаразланган булырга тиеш, чөнки бу предприятиеләр икътисадына һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга тәэсир итә, дип искәртте.

 


Фикер өстәү