Татарстан кәгазь «больничный»дан тулысынча баш тартырга әзер

Барысы да – кешеләр хакына. Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре 2021 елга әнә шундый шигарь астында нәтиҗә ясады. Ел ничек кенә авыр узса да, халыктан килгән гаризалар кире кагылмаган, җиде нульле саннар белән исәпләнүче чыгымнар да юкка китмәгән.

Гаризалар димәктән, 2021 елда Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге барлыгы 600 меңләп гариза кабул иткән. Цифрлаштыру елына аяк басуыбызны исәпкә алып, фондның төбәк бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фердинат Закиров әлеге гаризаларның 500 меңгә якыны электрон форматта булуны ассызыклады.

– Тагын шуны әйтергә кирәк: Татарстан кәгазьдәге «больничный»дан тулысынча баш тартырга әзер. 2022 елның 1 гыйнварыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык («больничный»), йөклелек, бала тапкан өчен, сабый туганнан соң барлык пособиеләр электрон документлар булган очракта гына түләнәчәк. Ягъни документ форматын үзең сайлау мөмкинлеге булмаячак. Әйтик, булачак әниләргә бала табу сертификаты медицина оешмасына исәпкә басу белән электрон форматта биреләчәк, – диде ул.

Киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер мөһим темаларның берсе – коронавируска каршы көрәш чаралары. Әлеге чараларга фондның төбәк бүлеге барлыгы 6,5 миллиард сумнан артык акча тоткан. «Барлык түләүләр дә вакытында һәм тулы күләмдә түләнде», – диде Фердинат Закиров. Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә, республикада коронавирус  инфекциясе йоктырган авырулар белән эш итеп, сәламәтлегенә зыян китергән медицина хезмәткәрләре һәм «ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүчеләр бер тапкыр бирелә торган түләүләр алган. Аларның гомуми суммасы 218 миллион сумны тәшкил иткән.

Фонд эш урынында имгәнү очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри иминиятләштерүгә дә зур игътибар бирә. «2021 елда иминиятләштерүнең әлеге өлкәсенә сарыф ителгән чыгымнар 2 миллиард сумнан артып китте», – диде Закиров. Теманы дәвам итеп, Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева кабат куркынычсызлык турында искәртте.

– Имгәнгән кешене савыктыруга караганда, аны бу имгәнүдән саклап калу кулайрак һәм җиңелрәк. Без республика халкының куркынычсызлыгы өчен кулыбыздан килгәннең барын да эшләргә тиеш. Хәзерге вакытта төп игътибар коронавирус инфекциясе белән көрәшкә бирелсә дә, эш урынындагы иминлек – мөһим өлкәләрнең берсе, – диде ул үз чыгышында.

Сүз уңаеннан, фонд бюджетыннан ике меңнән артык оешмага барлыгы 500 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Бу акча исә эшчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга тотылырга тиеш.

Россиянең Социаль иминиятләштерү фонды хезмәтләре буенча сорауларыгыз туса, бердәм колл-үзәккә – 8-800-6-000-000 номерына шалтыратырга мөмкин. Шалтыратулар Россиянең барлык төбәкләреннән дә кабул ителә.

Фондның төбәк бүлегендә 8 (843) 216-00-19 номерлы «кайнар линия» дә эшли.


Фикер өстәү