Компьютерның клавиатуралары бәдрәфтән пычраграк булуын ачыклаганнар

Компьютерда эшләдеңме – кулыңны ю! Британия галимнәре әнә шундый киңәш бирә. Баксаң, кайбер компьютерларның клавиатуралары җәмәгать бәдрәфләреннән 400 мәртәбәгә пычраграк икән.

Галимнәр әнә шуны исәпләп чыгарган. Компьютерның иң пычрак урыннары дип клавиатура белән «тычкан»ны атый алар. «Шуңа күрә, сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, аена бер тапкыр булса да, компьютерыгызны чистартыгыз. Ә клавишаларны исә, елга бер тапкыр булса да сүтеп, сөртеп, яңадан җыярга кирәк», – дип киңәш итә белгечләр.


Фикер өстәү