Фәрит Мөхәммәтшин прокурорларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Прокуратурасында Россия Прокуратурасының 300 еллыгына багышланган тантана узды. Хокук сакчыларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Прокуратура дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең хокукый нигезләрен саклый. Сез барлык хокук саклау эшчәнлеген җайга саласыз, җинаятьчелекне киметү өчен барысын да эшлисез», – диде ул, республика җитәкчелеге һәм парламент исеменнән мөрәҗәгать итеп. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, прокурорның хакимият органнары һәм җирле үзидарәләр эшчәнлегендә законлылыкны күзәтеп торуы аеруча мөһим. Чөнки бу җәмгыять һәм халыкның мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, прокурорларның игътибары илкүләм проектларны, республика һәм муниципаль программаларны тормышка ашырганда да мөһим. Чөнки алар республика үсеше өчен кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасының закон чыгару эшендә катнашуын да телгә алды. Анысы законнарны камилләштерү өчен әһәмиятле. Ул прокурорларга район һәм шәһәр советлары сессияләрендә актив катнашырга тәкъдим итте. «Җирле депутатлар белән эшләү халыкка якынрак булырга, кешеләрнең нинди кыенлыклар кичерүен аңларга, аларның проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә», – диде ул.


Фикер өстәү