Камилә Вәлиева Олимпиадада шәхси ярышның кыска программасында беренчелекне яулады

Бүген Олимпиадада фигуралы шууының хатын-кызлар арасындагы шәхси ярышның кыска программалары күрсәтелде. Россиядән өч кыз Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова катнашты.

Камилә Вәлиева 82,16 балл белән беренче булды, икенче урында 80,20 балл җыйган Анна Щербакова, Александра Трусова — дүртенче (74,60 балл). Өченче урында — 79,84 балл белән Япониядән Каори Сакамото.

Нәтиҗәләр ирекле программадан соң ясала. Медаль өчен көрәш 17 февраль 13:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.


Фикер өстәү