Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирусның яңа мутацияләре буласын фаразлый

Ел ахырында Covid-19 вирусының яңа төрләре килеп чыгу ихтималы бар.

Пандемия әле тәмамланмады. Тик вакциналаштыру дәрәҗәсе югары булган илләрдә «омикрон» дулкыны бик тиз уза. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы директоры Ханс Клюге белдерде, дип яза «Российская газета».

Ул вакцинацияләү югары дәрәҗәдә булган илләрдә госпитальләрнең кыска вакытка гына тулып алуын әйтте. Ә кайбер дәүләтләрдә госпитальләргә вакцина ясалмаган кешеләр генә эләккән. Клюге фикеренчә, барлык илләрдә дә халыкны, аеруча куркыныч янаучы төркемдәгеләрне, вакцинацияләүнең югары дәрәҗәсенә ирешергә, мониторинг системасын һәм вирусны секвенирлаштыруны көчәйтергә кирәк. Бу вирусның яңа төре килеп чыккан очракта аны тиз генә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы директоры фикеренчә, коронавирусның яңа варианты 2022 ел ахырына барлыкка килергә мөмкин.

«Ел азагында вирус кире кайтыр дигән фараз бар, чөнки аны күп кеше йоктырды. Ә бу вирусның яңа мутацияләре барлыкка килүне аңлата. Кышын вирус кире кайтачак, әмма без пандемияне кабаттан булдырмый кала алырлык хәлдә тиеш», — дип ассызыклады Клюге.


Фикер өстәү