Камилә Вәлиева шәхси ярышта җиңүчеләр арасына керә алмады

17 февральдә Пекиндагы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча турнирда медальләр уйнатылды.

Кыска программадан соң Россия спортчысы Камилә Вәлиева алда бара иде. Шәхси программада Камилә  (224,09) 4 урынны яулады. 

Шулай итеп, алтын Анна Щербаковага тәтеде.

1. Анна Щербакова (Россия) – 255,95

2. Александра Трусова (Россия) – 251,73

3. Каори Сакамото (Япония) – 233,13


Фикер өстәү