Россия югары белем бирүнең Болонья системасыннан баш тартачак

Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков югары белем бирүнең Болонья системасыннан баш тарту турында белдергән.

Россия үзенең югары белем бирү системасын эшли. Ул хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче Болонья системасын алыштырачак. Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков “Коммерсант” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, бакалавриат һәм магистратураны үз эченә алучы ике баскычлы Болонья системасы – узганда калган этап.

Киләчәгебез үзебезнең уникаль белем бирү системасына бәйле. Аның нигезенә илебез икътисады мәнфәгатьләре һәм һәрбер студент өчен максималь дәрәҗәдәге мөмкинлекләр салынырга тиеш”, – дип белдергән министр.

Хәзерге вакытта югары белем бирүнең Болонья системасы 49 илдә гамәлдә булып килә. Россия 2003 елда студентларны укытуның шушы форматына күчте. Система 2 баскычлы белем бирүне: 4 ел бакалавриат һәм 2 ел магистратурада укытуны күздә тота.


Фикер өстәү