Дәүләт Думасында биш еллык югары белемне кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Россиягә гадәттәге югары белем системасын кире кайтаруны тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” парламентчының фән һәм югары белем министры Валерий Фальков исеменә юлланган мөрәҗәгатенә таянып яза.

Депутат әйтүенчә, белем бирүнең ике баскычлы системасын (бакалавриат һәм магистратура) күздә тоткан Болонья системасын бик күп белгечләр тәнкыйтьли. Россия вузлары дипломнары, элеккечә үк, Көнбатыш илләрендә еш кына танылмый. Шуңа күрә мондый системаның нәтиҗәсе – юк дәрәҗәсендә.

Милонов басым ясап әйткәнчә, кайбер катлаулы һөнәрләрне үзләштерү өчен нәкъ менә специалитет буенча, ягъни биш ел укырга кирәк. “Соңгы вакытлардагы тамырдан үзгәрешләрне исәпкә алып, илебезнең югары белем бирү системасын гадәттәге биш еллык системага кире кайтару тәкъдимен каравыгызны сорыйм”, – диелгән хатта.

Исегезгә төшерәбез: Болонья процессы – Европада югары белем буенча бердәм киңлек булдыру дигән сүз. Бу система 1999 елның 19 июнендә Болонья декларациясенә кул куелгач кабул ителде. Бүгенгә 48 илне үз эченә ала. Россия аңа 2003 елның сентябрендә кушылды.

Югары белем бирүнең әлеге системасы Россиядә күп тапкырлар тәнкыйтькә тотылды. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйтүенчә, яңалык илебезнең мәгариф системасына билгеле бер уңай өлеш кертсә дә, әйтик, дипломнарның чит илләрдә бик сирәк очракларда гына танылуы сәбәпле, ышанычны тулысынча акламады. Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, эш бирүчеләрнең күбесе бакалавриатны урта махсус белем дип, ягъни техникум белеме дип кенә саный.


Фикер өстәү