54 яшь туласы иде. Илфак Шиһаповның туган көне

Бүген журналист, язучы Илфак Шиһаповның туган көне. Исән булса, аңа 54 яшь туласы иде.

Кызы Зәринә әтисен искә алып, безгә беркайда да яңгырамаган җырын юллады. “Әти бүгенге көн белән яшәргә өйрәтте. Иртәгә нәрсә буласын ул да белмәгән, без дә белмибез. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырышырга кирәк”– дип искә алды ул.

Илфак Шиһапов – социаль темага җырларның көен дә, сүзен дә үзе язган бердәнбер автор. Драматургия әсәрләре, публицистикасы да кабатланмас, үзгә аның. Әсәрләре “Кеше эзлим” җыентыгына туплап бирелде.

Күпләр аны продюсер буларак белә. Аның Илсөя Бәдретдинова җырлаган җырлары – татар эстрадасында үзе бер ачыш булды. 2017 елның 30 маенда үз фатирында 49 яшендә вакытсыз вафат булды.

Илфак Шиһаповның беркайда да яңгырамаган җыры.

Фото: шәхси архивтан


54 яшь туласы иде. Илфак Шиһаповның туган көне” язмасына фикерләр

  1. Бик матур хэм мэгьнэле жыр, Илфак абыйча. Легендар шэхес Иде. Авыл туфрагы жинел булсын.

Фикер өстәү