Россиянең барлык югары уку йортлары Болонья системасыннан чыгарылды

Россиядәге югары уку йортлары Болонья процессында башка катнашмый. Бу хакта Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча Федерация советы комитетының киңәйтелгән утырышында фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев әйтте.

Ул аңлатканча, Болонья төркеме әле 11 апрельдә үк Россиядә һәм Белоруссиядә барлык бәйле структураларда үз вәкиллеген бетерү турында игълан иткән булган.

«Безнең ректорларның, белем бирү оешмалары җитәкчеләренең махсус операциягә бәйле рәвештә Президент ярдәме турында Россия ректорлар союзы мөрәҗәгатенә кул куюын исәпкә алып, илнең барлык белем бирү оешмалары Болонья процессыннан төшереп калдырылды. Без аннан түгел, ә Болонья системасы бездән чыкты дип әйтер идем», — диде Дмитрий Афанасьев.

Ул бакалавриат һәм магистратура кертү студентларны әзерләүнең сыйфатын яхшыртмады, дип саный. Дмитрий Афанасьев сүзләренчә, «бакалавриатта дүрт ел уку белемнең, күнекмәләрнең, компетенцияләрнең тулысынча формалашуына җитәрлек булмады». Нәтиҗәдә, кайбер университетлар биш еллык бакалавриат кертте.

Министр урынбасары сүзләренчә, кайбер эш бирүчеләр бакалавр дипломына ия булучыларны төп позициягә билгеләү өчен бакалавриат дәрәҗәсен җитәрлек дип тапмаган.

«Шушы еллар эчендә белгечлек программалары кыскармады, ә эш бирүчеләр әйткән тармаклар, беренче чиратта инженерия юнәлешендәге ихтыяҗларны исәпкә алып киңәйде генә», — дип йомгаклады сүзен министр урынбасары.

Болонья системасы белем бирүнең ике баскычын – бакалавриатны һәм магистратураны күздә тота. Бу ике баскычтан тыш, Россия системасы белгечләрне биш-алты ел әзерли. Россия бу процесска 2003 елның 19 сентябрендә кушылган иде, дип хәбәр итә РИА Новости.


Фикер өстәү