Хуҗасына файда кайда? Районнарда халыктан сөт җыю бәяләр төрле

Авылларда чыгасы көтүләр чыгып бетте, терлекләр болын-кырларда яшел үлән ашап кинәнә. Ашау мулдан һәм тәмле булгач, җәйге чорда сөт тә арта. Тик, ни кызганыч, аны җыю бәясе генә төшә. Шуңа күрә бу вакытларда хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләрендәге үзгәрешләр халыкны аеруча нык кызыксындыра. Ә аерма, чыннан да, сизелерлек. Кайсы районнарда сөт өчен түләүдә юмартлык күрсәтәләр дә, кайсыларында азга да канәгать?  

Азнакай районының «Бәрәкәт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 16 авылдан сөт җыеп эшкәртә. Җитәкчесе Рәмис Сәхапов сүзләренә караганда, сөтнең бер литрына 30 сум түлиләр. Гомумән алганда, Азнакай районында уртача сөт җыю бәяләре 27–28 сум тирәсендә тирбәлә.

– Бәяләр май башыннан үзгәрде. Узган ел корылык булу сәбәпле, малларын киметүчеләр яки бөтенләй бетерүчеләр булды. Шуңа күрә сөт күләме дә кимеде. Ләкин без, югалту мөмкин кадәр азрак булсын иде, дип тырыштык. Халык терлекләрен бетермәсен өчен, азыкны чит төбәкләрдән алып кайтуны вакытында оештыра алдык. Бәясе арзан булмаса да, уртача төбәк бәясеннән артмады, – диде Рәмис Сәхапов.

Әлегә «Бәрәкәт» кооперативы Азнакай районында гына эшли. Ләкин инде күрше Баулы, Бөгелмә районнарыннан да чакырулар бар икән.

– Чөнки әлеге районнарда сөт җыю мәсьәләсендә оештыру аксый. Мөмкинлекләребезне тагын бер тапкыр карап, арттыра алсак, аларга да чыгу уебыз бар, – диде ул.

Чүпрәле районының Шланга авылында халык малны ишле тота. 5–6шар баш сыер гына асрыйлар биредә. Тик хәтта шундый авылларда да сөтне шәхси хуҗалыклардан нибары 24 сумга җыялар. Әле бу ярыйсы бәя, моңа кадәр 17 сум да булды, ди авыл халкы.

– Районыбызда күпчелек авылларда шушы бәя куелган. Дөрес, Шәйморза авыллары тирәсендә 30 сумга да җыялар дип ишеттек. Апас районыннан килеп җыялар икән аларныкын, – ди Шәмсия Алимова. – Бездә кышын да, җәен дә шушы 24 сум йөри. Әле бу бераз артканнан соң шундый бәя. Бер ел элек 17, 18, 21 сум иде. Районда сөтне кабул итү пункты да ачтылар. Инде без шуннан соң яхшырак хак куя башламаслармы дип көткән идек. Әлегә күренми.

Шәмсия Алимова әйтүенчә, бәя арзан булса да, халыкның барысы да сөтне җыючыга гына тапшыра.

– Халык зарлана, әлбәттә, тик нәрсә эшли алабыз инде? Сөт күп, вакытында тапшырырга кирәк. Ике көтү чыкты, бездә маллар ишле. Авылыбыз район үзәгеннән ерак, көн саен каядыр барып йөрү дә уңайсыз, – диде әңгәмәдәшебез.

Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов әйтүенчә, районда эре хуҗалыклар сөтне – 40 сумнан, шәхси хуҗалыклар уртача 30 сумнан тапшыра. Дөрес, халыктан җыелган сөтнең бер литрына 31, 32, 33 сум түләүчеләр дә бар.

– Кышын 25 сумнан түләделәр. Майда бәяләр күтәрелде. Узган ел игенчелектә хәлләр авыр булса да, районда шәхси хуҗалыкларда маллар артык кимемәде. Киресенчә, хәтта 40 башка артты, – диде идарә башлыгы.

Нурлат районының Кизләү авылы халкыннан сөтне ике кеше җыя. Литрына 29 сум түлиләр, диделәр. Халык белән аралашкач, әлеге бәядән канәгать булуларын әйттеләр. Моннан тыш, фермерлардан суынган сөтне Казанга алып китәләр икән.

– Без көн саен 900 литр сөт тапшырабыз. Литрына 32 сум түлиләр, – ди фермер Рәфис Ганиев. – Узган ел бу вакытта 23 сумнан тапшырдык. Былтыргы бәяләр белән чагыштырганда, без бик канәгать.

Узган атнада журналистлар белән очрашу вакытында районнар арасындагы сөт җыю бәяләрендәге аерма буенча Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров та үз фикерен бердергән иде. Аның әйтүенчә, мал күп булган хуҗалыкларда сөткә бәя дә яхшы.

– Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше төрле районда төрлечә оештырылган, – дип раслады министр. – Без аларны ай саен анализлыйбыз, күзәтәбез, тик билгеле бер бәядән төшерергә ярамый, дип йогынты ясый алмыйбыз. Кооперативлар булган җирдә бу эш актив алып барыла. Терлек аз булган районнарда бу мәсьәләдә кыенрак, чөнки чыгымнар үз-үзен акламый. Кайдадыр 80, кайдадыр 100 литр гына сөт булса, машина чыгымнары арта. Гомумән алганда, бу сезонда бәяләр начар түгел.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү