Магистратура кайбер вузларда гына калачак

Магистратура программасы Россиянең кайбер вузларында гына калачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы моның өчен югары уку йортларын сайлап алачак. Россия мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Магистратура Россиянең барлык вузларында да була алмый”, – дигән ул ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.

Фальков әйтүенчә, магистратурага кабул итү кагыйдәләрен кырысландыру һәм камилләштерү күздә тотыла. Ике төрен – академик һәм профессиональ магистратураны кертү карала.

Академик магистратурага бюджеттан акча биреләчәк. Ә инде профессиональ магистратура эш бирүчеләр, зур корпорацияләр тарафыннан финансланырга мөмкин, дип аңлаткан министр.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин югары белем бирүнең яңа системасына: төп югары, махсус югары һәм аспирантура системасына күчү буенча пилот проектын тормышка ашыру турында Указга кул куйды.

2025 елның 1 сентябреннән яңа система буенча белем бирүгә күчү планлаштырыла. Вузларга кабул итү рәвеше асылда үзгәрмәячәк.


Фикер өстәү