Ядегәр халкы: “Бәрәңгеләр акты, теплицаны су басты”

Бүген Кукмара районының Ядегәр авылында көчле яңгыр яуган. Ул 1 сәгать буе туктамаган. Синоптиклар көчле җил, яңгыр була дип кисәтсә дә, бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идек, ди алар.

– Авыл башында торучыларга зыян килде инде. Авылдашларның теплицаларын су басты, утырткан бәрәңгеләре акты. Минем дә шул якта, басуга утырткан бәрәңгем бар иде. Яңгыр туктауга шунда менеп чаптым. Алланың рәхмәте, зыян килмәгән, – ди Райнур Әсхәдуллин.


Фикер өстәү