Россия Герое Дамир Йосыпов шатлыгы белән уртаклашты

Россия Герое Дамир Йосыпов гаиләсендә зур шатлык! Дамир әти булды. Очучы гаиләсен бик зур икәнен белә идек инде, ә менә хатыны Натальяның тагын бер бала көткәнен Дамир кычкырып йөрмәде.

Бүген ул урамда бала белән йөргән фотосын урнаштырды. Колясканың төсе буенча кыз бала дөньяга килгән дип фаразларга була.

Дамир Йосыпов – күп балалы әти, аның 5 баласы бар. Беренче никахыннан Ильяс һәм Исмаил исемле уллары үсә. Хәзер тормыш иптәше Наталья белән өч бала тәрбиялиләр — яңа туган сабый һәм Динислам. Натальяның беренче иреннән туган Аняны да Дамир үз баласы итеп үстерә.


Фикер өстәү