Татарстан тагын беренче! «Россия суы» елга буйларын җыештыру бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Бөтенроссия «Россия суы» елга буйларын җыештыру бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Быел да Татарстан беренчелекне алды.  Исегезгә төшерәбез: әлеге бәйге «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысасында үткәрелә. Җиңүче дипломын Татарстанның Экология һәм табигать министры урынбасары Егор Тарнавскийга Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында тапшырдылар. «Татар-информ»да узган очрашуда Егор Тарнавский әлеге бәйге турында гына сөйләп калмады, тирә-якны чистарту буенча үткәрелгән башка чараларга да нәтиҗә ясады.

– Җиңү түгел, әлеге бәйгедә беренчелекне саклау авыррак,  – ди министр урынбасары. – «Россия суы» бәйгесендә без инде өченче мәртәбә җиңү яуладык. Әлеге чараны республикада яшәүчеләр бик яратты. Алар анда теләп катнаша. Татарстан – сулыкларга бай төбәк. Республика мәйданының 6,4 процентын су алып тора. Әнә шуңа да кешеләр күлләр, инеш-елгаларның чисталыгына битараф түгел. Алар аңлый: чисталык һәркемнең үзеннән тора, – ди Егор Тарнавский.

Министр урынбасарын яшь буынның тирә-якка булган игътибары да сөендерә. Моңа мисал итеп, ул «Мәктәп экопатруле» акциясен китерде. 2020 елдагы коронавирустан соң, бәйге сүлпәнәйгән кебек була. Катнашучылар да кимеп китә. Быел исә, гариза бирүчеләрнең саны 7 меңнән артык.

– Бәйгегә барлыгы 7349 гариза килде. Бу узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күп. Әлеге саннар безне сөендерә. Яшь буынның экологияне кайгыртуына без шатбыз, – ди министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы 2014 елдан бирле эшли. Укучылар шуның аша министрлыкка чүплекләр хакында хәбәр җибәрә. 9 ел эчендә министрлыкка укучылардан 46 мең хәбәр килгән.  Күптән түгел 80 укучыны билгеләп үттеләр. Алар  барысы да диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Егор Тарнавский иске батареяларны җыеп тапшурчыларга рәхмәт белдерде. Баксаң, соңгы 5 ел эчендә кулланышта булган 145 тоннадан артык батарея тапшырылган. Җир-ананы саклауга нинди зур өлеш кертелгән. Бер очрашуда министр Александр Шадриков: «Җиргә ташланган бер батарея 1 керпене үтерә»,  – дигән иде. Баксаң, аннан чыккан зарарлы матдә 1 керпе, 1 сукыр тычкан, 1 мең яңгыр суалчанын үтерергә сәләтле икән. Менә шуннан уйлап карагыз инде!

Быел «Россия суы» акциясе кысасында Татарстанда елга ярларын чистартуга 323 мең кеше чыккан. Алар, 9 мең чакрым араны чистартып, 22 мең кубометр чүп җыйган. Бу акция 2014 елдан үткәрелә. Шунан бирле Россия күләмендә елга буйларын чистартуга 9,5 миллион кеше чыккан, 10,9 миллион капчык чүп җыелган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү