Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль салкыннар башлану сәбәпле, саклык чараларын үтәүне сорый

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль суыкның якынлашуы турында кисәтә. Татарстанда 7-13 декабрьдә һава температурасының кискен төшүе көтелә.

Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -34 градуска кадәр төшәчәк, көндез -25 градус чамасы булачак. Шул сәбәпле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республикада яшәүчеләрдән саклык чараларын үтәүне сорый.

Иң элек бу көннәрдә, бик кирәк булмаганда, авыл-шәһәрләрдән читкә: табигатькә, урманга, балык тотуга һәм башка шундый урыннарга чыкмау киңәш ителә. Балаларның урамда үзләрен генә йөртмәскә, фатирлар һәм подъездларның җылылыгын кайгыртырга, янгыннан сак булырга – мичләрнең артык кызуына, кулдан ясалган җылыткычлардан файдалануга юл куймаска кирәк. Шулай ук бүлмәне җылыту өчен газ плитәләрен куллану ярамый.

Өшүдән сакланыгыз: урамда юешләнмәскә, туңмаска, әйбәт тукланырга, җылы киенеп йөрергә тырышыгыз. Кием-салымның катлы-катлы булуы әйбәт. Спиртлы эчемлекләр кулланмау киңәш ителә. Аны аз гына куллану да йокыга тартуга, организмны суытуга китерергә мөмкин. Хәмер тән өслегендәге кан тамырларын киңәйтеп, җылылык югалтуга китерә чөнки. Шулай ук тәмәке дә кан әйләнешен начарайта.


Фикер өстәү