«22 сыердан 12гә калдырдык»: сөт бәясе арзан булу сыерларның «башына җитә»

Районнардагы сөт хаклары турында күпме генә язсак та, артыгы булмас. Чөнки алар әледән-әле үзгәреп торучан. Дөрес, ел башыннан бик тиз һәм шактый түбәнгә тәгәрәгән сөт хаклары август ахырларында бераз күтәрелеп алды да, үсеш тукталды. Хәзерге вакытта республикада халыктан җыела торган сөтнең уртача бәясе 24,30 сумны тәшкил итә. Тик шул ук вакытта сөтне 30 сумга сатып алучылар да, 20 сум гына түләүчеләр дә бар. Районнардагы вазгыятьне белештек.        

Кайбыч районының Чүти авылында яшәүче Лилия һәм Дамир Насретдиновлар хуҗалыгында бүген унике сыер савыла. Әле җәй көне генә аларның баш саны егерме ике булган. Тик сөт бәяләре төшү үз эшен эшләгән – терлекләрен азайтырга карар кылганнар.   

– Ноябрьдә сөтне 18 сумга саттык. Җәен бөтенләй 15 сум иде. Шуңа күрә егерме ике сыердан уникегә калдырдык. Акрынлап тагын да киметергә уйлыйбыз. Сөт арзан, терлек азыгы кыйммәт. Сыерлардан тыш, бозаулар, үгезләр бар, – ди хуҗабикә.  

Гаилә башлыгы Дамир Насретдинов фикеренчә, сыерга караганда, үгез асрау отышлырак.

– Сыерларны мал чалу цехына 370 сумнан тапшырдык. Сөт бәясе бигрәк юк бит. 30 сумнан башта 15кә калды, хәзер 18 сум. Аның нинди файдасы булсын? Сөткә бәя яхшы булганда, рәхәтләнеп асрадык, авырсынмадык. Ничек тә тырыштык. Менә хәзер бик авырлашты. Чыгымы зур, кереме кимеде. Кредитка техникалар да сатып алдык, алар үзләрен акламаячак, әлбәттә. Сөтнең бәясе уйнаса да, итнеке тотрыклырак, – ди ул.

Терлек, бигрәк тә сыер малы асрауның отышсыз булуын саннар белән дәлилләп күрсәтте ул. 

– Ноябрьдә унбиш көнгә 20 меңлек сөт тапшырдык. Сыерларга көнгә бер рулон печән кирәк. Анысын 1500 сумга сатып алдык. 40 кг фураж ашыйлар. Ветеринария хезмәтләренә генә елына 50 мең сумга якын акча тотыла. Ягулыгын, запас частьлар алуны, кул хезмәтен исәпкә алсаң, асрап азапланмаска кирәк. Сөткә бәя булса, сыерны бетермәс идек. Сыеры булса, бозавы, ягъни үгезе я танасы була дигән сүз бит инде. Ә сыер булмаганда 2 центнерлы үгезне 50 мең сумга сатып алырга кирәк, – ди Дамир Насретдинов.

Кама Тамагы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев фикеренчә исә, халыкның сыерларын бетерүенә сөт бәясенең бернинди дә йогынтысы юк.

– Мин бервакытта аларны бәйләп караганым булмады. Сөт бәясе биш елдан биш елга гел шулай уйнаклый. Безнең районда да сыерларны бетерәләр, тик аларның барысы да диярлек – өлкән яшьтәгеләр. Яшьләр дә бар, тик алар алай ук күп түгел. Җидешәр-сигезешәр сыер асраучысы да бар, – диде ул.  

Идарә башлыгы сүзләренчә, бүген районда гади халык сөтне 22 сумнан алып 24 сумга кадәр бәядән тапшыра. Фермерлардан 24 һәм 26 сумга җыялар.

– Хуҗалыкларда сөтнең үзкыйммәте – 29–30 сум. Шуңа күрә аның бәясе 30 сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел, дип саныйм. Монда табыш турында сөйләп булмый бит. Ашлык бәяләре кимеде, дисәләр  дә, катнаш азык, печән, силос, ягулыкныкы артты, – диде Илфат Вәлиев.   

Апас районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, кооперативлар халыктан сөтне зуррак хакка җыя. Тик таләпләр дә катгыйрак.

– Сөтнең сыйфатына игътибар бирәбез. Бәяне дә шуңа карап түлиләр. Кооперативларда зуррак бәя тәкъдим ителә. Шуңа күрә районда аларны мөмкин булганча күбрәк төзү буенча сөйләшүләр алып барабыз. Ә халыктан төрле кешеләр җыя торган сөт бәяләре аерыла. 20 сумга җыючылар да, 25 сумга тапшырган кешеләр дә бар, – диде ул.   

Районнарда җыела торган сөткә уртача бәяләр

Арча – 26,6 сум

Теләче – 30,26 сум

Чүпрәле – әлегә көтәм! салдырганда яздырам

Балтач – 27,01 сум

Апас – 20–25 сум

Аксубай – 24,2 сум

Азнакай – 26–30 сум

Мөслим – 25 сум

Буа – 20–21 сум

Кама Тамагы – 22–24 сум

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү