Ирина Лундовских: «Еш кына озак еллар очрашып йөрүчеләр дә, өйләнешкәч, бер-берсен тәүге тапкыр күргән кебек»

Татарстанда 2024 елга өстенлекле бурыч-максатларны сайлау буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә. Әлеге эштә республикада яшәүче 20 меңнән артык кеше катнашкан инде. Тәкъдим ителгән бурычлар арасында яшь гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүне арттыруга бәйле тәкъдим дә бар.

Чаллы шәһәрендәге «Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Ирина ЛУНДОВСКИХ әйтүенчә, республикада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 миллионнан артык кеше яши. 2023 ел башына алынган саннар бу.

– Яшь гаилә дигәч, без кемнәрне күз алдына китерәбез соң? Канун нигезендә, ул – гаилә коруның беренче өч елында бергә яшәүче парлар. Ир яки хатынга 30 тулмаган булу да шарт. Яшь гаиләләрнең психологик проблемаларына килгәндә, алар иң элек бер-береңә яраклашуга бәйле кыенлыклар белән очраша. Гаиләдәге яңа роль, яңа туганнар, дигәндәй. Шуңа күрә үзара мөнәсәбәтләрнең ныклыгы югала. Аңлашыла ки, ир – бер гаиләдә, хатын икенче гаиләдә тәрбияләнгән. Гаиләгә, бала тәрбияләүгә, гомумән, дөньяга карашлары төрле булырга мөмкин. Әнә шул хәлдә алтын урталыкны табарга туры килә, – ди Ирина Лундовских.

Аның сүзләренә караганда, еш кына озак еллар очрашып йөргән парлар да, өйләнешкәч, бер-берсен тәүге тапкыр күргән кебек була.

– Бу исә психологик яктан болай да ныклы булмаган мөнәсәбәтләрне тагын да катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү эшен камилләштерүне өстенлекле юнәлеш буларак тәкъдим иттек. Чөнки җәмгыятьнең киләчәге бүгенге яшьләрнең тормыш рәвешенә бәйле. Без кыен хәлдә калган яшь гаиләләргә төрле яклап психологик ярдәм күрсәтәбез. Бигрәк тә, бүгенге СВО шартларында бер-береңә терәк-таяныч булу мөһим, – ди «Диалог» үзәге җитәкчесе.


Фикер өстәү