Ялларга һава торышын фаразладылар

Ялларда буран туктаячак. Әмма төнге сәгатьләрдә –27 градуска кадәр суыта.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә – 10 февральдә көндез һава температурасы –12…–17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә температура –16…–21, урыны белән –25 градуска кадәр төшәчәк, аз гына кар явачак. Якшәмбе – 11 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –12…–17 градус, иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә –19…–24, урыны белән –27 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 12 февральдә көндез һава температурасының –9…–14 градус тәшкил итүе көтелә. Төнге сәгатьләрдә –20…–25 градус. Сишәмбе – 13 февральдә күпчелек районнарда кар явачак. Көндез –7…–12, төнлә –13…–18 градус.

 


Фикер өстәү