Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләрен карау өчен ике көндә 30 меңнән артык кеше килгән

Ике көндә 30 меңнән артык кеше! Болгарның Истәлек билгесе бинасына Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре белән танышу өчен әнә шулкадәр кеше килгән. Хәзинәләрне күрергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, күргәзмәне тагын ике көнгә озайтырга булганнар. Шул рәвешле Дагыстаннан кайтарылган ядкәрләрне күрергә өлгермәүчеләр аларны дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә башкаланың Кол Шәриф мәчетенә барып карый ала.

Оештыручылар яшерми: пәйгамбәрләребезнең ядкәрләре халыкта шулкадәр зур кызыксыну уятуга үзләре дә шаккаткан. Изге Болгар җыены көнне халык аларны карарга сөлге буе чират торган. Болгар шәһәренә эш сәфәре кысасында әлеге ядкәрләр белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул Дагыстан Республикасы мөфтиенә рәхмәт белдерде, шулай ук күргәзмәнең уникальлеген һәм аерым кыйммәтен билгеләп үтте.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстанга Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре кайтарылуны тарихи вакыйга дип атый.

– Тарихыбызда мондый күренеш беренче мәртәбә. Пәйгамбәребезгә һәм аның сәхабәләренә кагылышлы ядкәрләр аша халкыбызның күңеле тагын да нечкәрер, бердәмлегебез тагын да артыр, алар аша Аллаһы Тәгалә җөмһүриятебезгә дә, Ватаныбызга да бәрәкәт иңдерер дип өметләнәбез, – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Татарстан Рәисе ярдәме белән оештырылган күргәзмәдә Мөхәммәд пәйгамбәр, аның гаилә әгъзалары һәм сәхабәләренең кыйммәтле әйберләре урын алган. Экспонатлар арасында пәйгамбәрнең чәче, кылычы һәм касәсе, пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең чүлмәге, пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың чүлмәге һәм кул тегермәне, Кәгъбәнең кара ташы, сәхабә Билалның чүлмәге һәм башка ядкәрләр бар.

Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрасүл хаҗи Саадуев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта сакланган дини ядкәрләрнең бер өлеше генә әле бу. Моңа кадәр алар, нигездә, гарәп ярымутравында яшәүчеләрнең шәхси коллекцияләрендә сакланган. Әлеге ядкәрләрнең күргәзмәсе Дагыстанда үткәндә, аны карарга бик күп халык агылган. Җирле халыкның дини хәзинәләребезгә шундый мөнәсәбәтен күргәч, әлеге ядкәрләрне үзендә саклаучылар аларның бер өлешен Дагыстанда калдырырга булган. Аларны Татарстанга кояш нурлары үтеп керми, махсус температура саклана торган сейфларда кайтарганнар.

– Әлеге ядкәрләрне күрергә дип шулкадәр күп кеше килү халыкның динебезгә булган мөнәсәбәтен бик ачык чагылдыра. Мөселманны Аллаһы Тәгалә, пәйгамбәребезгә булган мәхәббәте йөртә, бу аны динебезгә бәйле һәр нәрсә белән кызыксынырга, аны сакларга этәрә, – ди Мөхәммәдрасүл хаҗи Саадуев.

Кол Шәриф мәчетенә дини ядкәрләр белән танышырга килүчеләр арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова да бар иде. Пәйгамбәрнең хатыны белән кызының шәхси әйберләре аеруча ошаган аңа.

– Бу – бер Татарстан, мөселманнар өчен генә түгел, барлык традицион дин вәкилләре өчен дә мөһим вакыйга. Патриарх Кирилл бу экспозицияләрне бик ошатты. Россиянең көче – аның тарихында, традицион конфессияләрендә. Бүген барлык дин вәкилләренең башкарган һәр эше – безнең зур көчебез. Россия зур җиңү өчен берләшә. Күпләр безне таркатырга маташса да, аларның бу эшләре барып чыкмаячак, – ди ул.

Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең ядкәрләре тәкъдим ителгән күргәзмә дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә Кол Шәриф мәчетендә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать җидегә кадәр эшләячәк. Оештыручылар әлеге тарихи мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү