Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге ядкәрләре күргәзмәсе ачыла

20-23 майда Болгарда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине рәсми кабул ителү көненә багышланган Изге Болгар җыены алдыннан, “Истәлек билгесе” комплексында Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкәрләреннән торган күргәзмә ачыла.

Чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2023” Халыкара форумының (Казанда 18-20 майда үткәрелә) мәдәни программасы кысасында ачыла.
Ядкәрләрне Дагыстан Республикасыннан махсус рейс белән китерәчәкләр. Күргәзмәдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең, гаиләсе һәм тарафдарларының кыйммәтле ядкәрләре тәкъдим ителәчәк. Хәзер бу әйберләр Дагыстан мөфтие коллекциясендә саклана. Болгардагы күчмә экспозиция әлеге ядкәрләр өчен соңгысы булырга мөмкин. Алга таба күргәзмә Махачкалада Гайсә пәйгамбәр үзәгендә (төзелеп килә) урнаштырылачак һәм шуннан соң күчереп йөртелмәячәк.
Дагыстаннан алынган мәгълүматлар буенча, экспонатлар арасында Мөхәмммәд пәйгамбәрнең кылычы һәм Пәйгамбәр мае өчен касә, Пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең тар муенлы чүлмәге, кызы Фатыйманың чүлмәге һәм кул тегермәне, көрәштәше Билалның чүлмәге, Хәлид бин әл-Вәилиднең кальчугасы һәм су савыты, Әбү Бәкер ас-Сиддикның хәнҗәре бар.
Изге ядкәрләр дөньяның төрле ислам үзәкләреннән, шул исәптән Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән кайтарылган.
Күргәзмә 20 һәм 21 май көннәрендә – 8.00дән төнге 12.00 сәгатькәчә, 22 һәм 23 майда – 8.00дән 22.0 сәгатькәчә эшләячәк. Күргәзмә карарга килүчеләр күп булган очракта, бу көннәрдә ул тагын да озаграк эшләргә мөмкин. “922 елда Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлек билгесе” комплексына керү – бушлай.
Күргәзмә, Татарстан Республикасы мөфтие, Диния Нәзарәте рәисе тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырыла.


Фикер өстәү