Бу вакытта төбәк өчен норма +15,2 градус.
Татарстанда май ахырында эссе булачак. Республика территориясендә уртача температураның нормадан 6 градуска артыграк булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Бу чорда Татарстанда айлык уртача температура +15,2 градус. Казанда әлеге күрсәткеч бераз зуррак +15,6 градус.
Бүген респуибликада эссе. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +29 градуска кадәр күтәрелгән.