Татарстанның Лениногорск районында елгадан баткан ир-атның гәүдәсен чыгарганнар

Лениногорск районында көндез балык тотарга киткән ир-атның югалуы турындагы хәбәр 03.45 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына килгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югалган кешенең туганнары аның машинасын елга ярында, Иске Письмянка авылы янында табалар.

Урынга килеп җиткәч, коткаручылар эзләүгә керешәләр.

10.05 сәгатьтә хезмәткәрләр балыкчының гәүдәсен ярдан 3 метр ераклыктагы су өслегеннән чыгаралар.

 


Фикер өстәү