Татарстанда куркыныч фаҗига: 15 яшьлек яшүсмер вафат

Татарстанның Әлмәт районында Opel автомобиле йөртүчесе яшүсмерләр идарә иткән ике мотоциклны бәрдергән. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ир-ат тизлекне арттырган.

— Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2008 елгы «Минск» мотоциклы пассажиры алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул мотошлемсыз була. Мотоцикл йөртүчеләр хастаханәгә китерелгән, — дип сөйләделәр ЮХИДИда.

Мотоцикл руле артында 2006 һәм 2008 елгы яшүсмерләр булган.


Фикер өстәү