Машинасын шартлатканда зыян күргән язучы Захар Прилепинны медикамент комадан чыгарганнар, дип хәбәр итте Telegram-каналда Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин.
«Захарның хәле турында: комадан чыгарылган, табиблар сүзләренчә, аның хәле тотрыклы, кәефе күтәренке. Барысы да яхшы, Ходай сәламәтлек бирсен», — дип язган ул.
Моны РИА Новости һәм Прилепинның матбугат хезмәтендә расладылар.
Кичә Прилепинның машинасын Түбән Новгород өлкәсендәге трассада шартлаттылар. Әлеге фаҗигада язучының машина йөртүчесе һәлак булды. Прилепин каты яраланган.