Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы төбәк җитәкчеләре медиарейтингында беренче өчлеккә кергән

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның август йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәк башлыклары медиарейтингында икенче урынны саклап калды, аның позициясе үзгәрешсез.

Төрле медиа чараларында губернаторларны искә алу ешлыгын «Медиалогия» компаниясе исәпләп чыгарган. Әлеге  мәгълүматка нигезләнеп  бу хакта Татар-информ хәбәр итә. Татарстан Рәисе медиаиндексы 96 232,4не тәшкил иткән. Республика җитәкчесе төрле медиаресурсларда 11 408 тапкыр искә алынган.

Казанда Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаган Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылу чарасы медиаресурсларда кызыксыну уяткан. Анда Россия компанияләре һәм Беларусь, Кытай, Бәхрәйн, Камерун, Азәрбайҗан һәм башка ил вәкилләре катнашты. Шулай ук, Татарстан Рәисенең Ангола Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Аугушту да Силва Кунья белән очрашуы да медиаресурслар игътибарына лаек булган.

Массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын шулай ук Татарстан Рәисенең М12 трассасы составында Идел аша күпер юлының үзән аралыгы төзелешен ябу тантанасында катнашуы, татарстанлыларны Республика көне белән котлавы һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин белән «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисы базасында мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләр кертү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзалавы җәлеп иткән.

Август нәтиҗәләре буенча Идел буе төбәк җитәкчеләренең медиарейтингында беренче урынны Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, өченче урынны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, дүртенче урынны Самара өлкәсе җитәкчесе Дмитрий Азаров саклап калган.

Үз чиратында Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских бишенче булган, ул ике позициягә күтәрелгән. Аның Саратов өлкәсеннән коллегасы Роман Бусаргин өч позициягә төшкән һәм сигезенче булган.


Фикер өстәү