Татар коды. Яшь программистлар татарча ИТ-проектлар тәкъдим итте

Телефон һәм компьютер өчен уеннар, веб-кушымталар, сайтлар… һәм барысы да – татар телендә. Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында Рәис Бохараевка багышлап «Tatar.Бу Хакатон» бәйгесе уздырдылар. Әлеге чара татар теле һәм әдәбиятын үстерүгә юнәлдерелгән ИТ-проектлар булдыру максатыннан Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы кысасында үткәрелде.

«Хакатон» сүзенә беренче мәртәбә тап булучылар өчен кыска гына белешмә. Бик гади итеп әйткәндә, программистлар ярышы ул. Алар, чикле бер вакыт эчендә һәм үзара ярышып, нинди дә булса проблеманы хәл итәргә тиеш. Бу очракта егет-кызлар татар телен популярлаштыру һәм үстерү өчен тырышты.

Телебезгә битараф булмаган яшь программистлар Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Пенза, Тольятти, Уфадан, хәтта Белоруссиядән үк килгән иде. Җәмгысы 211 гариза кабул ителгән булса, Казанга 96 кеше чакырылган. Нәтиҗәдә кече лигада – 10 команда, өлкән лигада 17 команда көч сынашты. Аларга нибары 42 сәгать эчендә ИТ-проект уйлап табып, аны тормышка ашырырга кирәк иде.

– «Tatar.Бу Хакатон» – Kazan Digital Week – 2023 форумы кысасында уздырылучы дүртенче ярыш. Аның төп үзенчәлеген атамасыннан ук аңлап була. Яшь программистлар тәкъдим итәчәк проектлар татар теленә багышланачак. Икенче үзенчәлек – монда күбесенчә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша, – диде чараның ачылыш тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Телефонда да – Сабан туе

Җиңүчеләрне жюри әгъзалары төрле этаплар һәм финал ярышлары буенча билгеләде. Аларга, акчалата приз белән беррәттән, Татарстан Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге дә бирелә. Өлкән һәм кече лигаларда җиңүче командалар, проектлары белән таныштыру һәм бүләкләү өчен, Kazan Digital Week – 2023 форумына да чакырыла.

Акчалата приз, димәктән, командаларга ул үз проектларын гамәлгә ашыру өчен бирелде. Өлкән лигада җиңү яулаган командага – 100 мең сум, II урынга – 80 мең сум, III урынга – 55 мең сум. Кече лига җиңүчеләре – 65 мең сум, II урын алган команда – 55 мең сум, III урын алучылар 45 мең сум отты.

Катнашучыларның ике көн дәвамында ниләр майтарганын тагын да яхшырак аңлар өчен, бер проектка тукталыйк. Хакатонда II урынны алган «Тяп-ляп не делаем» командасы «Сабан туе: ат чабышы» дигән уен-кушымта тәкъдим итте. Аны ясаган егетләрнең берсе – Баязит Хәсәнов безгә әлеге кушымтаның үзенчәлекләре турында да сөйләде.

– Уенда без татарлар халкы өчен төп вакыйгаларның берсе – Сабан туен, төгәлрәк әйтсәк, ат чабышын сурәтләдек. Максат – юлда очраган каршылыкларга эләкмичә, туктамыйча хәрәкәт итү. Шулай ук уен барышында өчпочмаклар җыеп була, ә алар ярдәмендә төрле атлар һәм бизәү элементлары алырга мөмкин. Моннан тыш, уенда чәкчәк һәм «КамАЗ» очраячак. Хәрәкәт вакытында төп герой төрле җирлекләр аша үтә: Сабан туе мәйданы, Иске Чәчкаб авылы, яңа төзелә торган М12 юлы һәм Казан шәһәре. Киләчәктә уенга Татарстанның төрле танылган җирләрен кертергә уйлыйбыз. Кушымтаны ике-өч ай эчендә әзерләп бетерергә ниятлибез, – диде ул.

 

Җиңүчеләр

Өлкән лига:

I урын – «KAN» командасы (КНИТУ-КАИ һәм Мәскәүнең Милли тикшеренү институты студентлары);

II урын – «Тяп-ляп не делаем» командасы (КНИТУның мәгълүмати технологияләр колледжы студентлары);

III урын – «Neural Multiverse» командасы (Иннополис университеты студентлары).

Кече лига:

I урын – «За деньги әйе» командасы (КФУ ИТ-лицее һәм 2 нче лицей-интернат укучылары);

II урын – «Әйти егетләр» командасы (7 нче лицей-интернат укучылары);

III урын – «Oppenheimer» командасы (КФУ ИТ-лицее укучылары).

 Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү