Үткен җыен. Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы уза

Ерак Көнчыгышны үстерү, Украина низагы, М12 автомобиль юлы һәм илдән чыгып качучылар. Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы дәвам итә. Җыенның пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Форумда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Билгеле булганча, әлеге халыкара җыен ел саен үткәрелә. Аның максаты – Ерак Көнчыгышка чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм Азия – Тын океан төбәкләре (АТР) илләре белән икътисадый хезмәттәшлекне үстерү. Чарада Ерак Көнчыгышка бәйле мәсьәләләр турында да сөйләшәләр.

Форум кысасында Рөстәм Миңнеханов эшлекле очрашулар да үткәрде. Ул «Газпромбанк»ның беренче вице-президенты Павел Бруссер белән аралашты. Очрашуда, дәүләти-хосусый партнерлык кысасында, банкның Татарстанда инфраструктура проектларын финанслауда катнашуы мәсьәләсе каралды. Аерым алганда, юл төзелеше, туризм өлкәләрендәге проектлар буенча фикер алыштылар. Биредә сүз, әйтик, Лаеш шәһәрендә «Казань марина» туристлык инфраструктурасы проектын булдыру турында бара. Ул яр буенда ял итү зонасын төзүне күздә тота.

– «Газпромбанк» – безнең ышанычлы партнер. Хезмәттәшлек өчен кызыклы гына яңа юнәлешләребез бар. Проект бик «тере», әйбәт. Аны тизрәк тормышка ашыру өчен эш төркеме булдырырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов «Корпорация АЕОН» холдингына нигез салучы Роман Троценко белән дә очрашты. Алар республикада тормышка ашырылучы проект турында фикер алышты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә «Аммоний» заводына баруына бәйле тәэсирләре белән уртаклашты. Ул сәнәгать процессын оештыруны югары бәяләде. Рәис Менделеевскидагы яңартылган химия-технология лицее өчен дә рәхмәт әйтте. Уку йортына яңа җиһазлар сатып алганнар, лабораторияне җиһазлаганнар. Роман Троценко, үз чиратында, әле шушы көннәрдә генә Татарстан башкаласына килгәч, Кытай компаниясе белән зур булмаган экологик чиста электр станцияләре төзү турында килешү имзалауларын сөйләде. «Татарстан Кытай компанияләре омтылган урынга әверелде», – диде ул Казанда узган тәүге Россия – Кытай халыкара форумына ишарәләп.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән исә М12 Мәскәү – Казан югары тизлекле трассасын төзү проектын тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Билгеле булганча, форумның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин бу ел ахырына кадәр М12 трассасы Казанга кадәр салынып бетәчәген әйтте.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Форумның пленар утырышында Владимир Путин әйткән кызыклы фикерләр

Украина турында

«Сөйләшүләргә килгәндә, әгәр АКШ Украинаны сөйләшүләр алып барырга әзер дип саный икән, Украина Президентының сөйләшүләр үткәрүне тыю турындагы законын кире каксыннар. Беренче адым әнә шул булачак».

М12 трассасы турында

«Әле күптән түгел генә югары тизлекле юлның Мәскәүдән Арзамаска кадәрге өлешен ачтык. Ел азагына кадәр ул Казанга, ә аннары Екатеринбург һәм Төмәнгә кадәр барып җитәчәк. Әлеге зур проектны һичшиксез дәвам иттерәчәкбез. Югары тизлекле маршрутлар, бердәм транспорт коридорын тәшкил итеп, Ерак Көнчыгыштан Тын океанга кадәр дәвам итәчәк».

Бизнеска басым турында

«Россиядә бернинди дә деприватизация (шәхси торакны дәүләт яки муниципаль милеккә тапшыру. – Ред.) булмаячак. Мин моны ышандырып әйтә алам. Хокук саклау органнарының икътисадта булган хәлләргә бәя бирергә хокукы бар. Әмма бу берничек тә деприватизациягә бәйле түгел. Бизнес вәкилләрен эзәрлекләргә җыенмыйбыз».

Россия Президенты сайлавында катнашуы турында

«Гамәлдәге канун нигезендә, парламент сайлау үткәрү турындагы карарны ел ахырында кабул итәргә тиеш. Алар игълан итсен, сайлауның датасы билгеләнсен, менә шуннан соң сөйләшербез».

Төп ставка күтәрелү турында

«Август аенда төп ставканы 12 процентка кадәр күтәреп, Үзәк банк бик дөрес эшләде. Бу бик вакытлы чара иде. Әйе, ул кредитлаштыру өчен мөмкинлекләрне киметә, икътисадны, аның үсешен тоткарлый, әмма инфляциягә бәйле куркынычларны киметүнең үтемле чарасы булып тора».

Торакны мәҗбүри иминиятләштерү турында

«Бу бик дөрес, торакны иминиятләштерергә кирәк. Әмма моны мәҗбүри эшләтергә ярамый. Халыкка, торакны иминиятләштерегез, дип боера да, аларны акча түләттерә дә алмыйм. Чөнки бу – өстәмә чыгым. Россиядән кала бер генә ил дә гадәттән тыш хәлдән соң торакны торгызу эшен үз өстенә алмый. Әмма без бу эшне күпмедер вакыт дәвам иттерергә тиеш дип саныйм. Халыкның керем дәрәҗәсе бик чамалы әле».

Мобилизациянең яңа дулкыны турында

«Без өлешчә мобилизация үткәрдек. 300 мең кешене хәрби хезмәткә чакырдык. Соңгы 6–7 айда 270 мең кеше үз теләге белән Хәрби көчләргә һәм иреклеләр бүлекчәләренә контракт төзеде. Әлеге эш дәвам итә. Көн саен 1000–1500 кеше контракт төзергә килә. Бу – ил халкы, җәмгыятебезнең үзенчәлеге. Башка илдә бу мөмкиндерме-юкмы, белмим. Гражданнар аңлы рәвештә хәрби хезмәткә бара».

Ил автомобильләре турында

«Әйе, бәлки, безнең илдә җитештерелгән автомобильләр «Mercedes» яки «Audi»ларга караганда тыйнаграк күренәдер. Әмма дәүләт башлыклары, дәүләт хезмәткәрләре үзебезнең машиналарга күчеп утырырга тиеш».

Илдән киткән мәдәният эшлеклеләре турында

«Төрле исәпләүләр буенча, дәүләт сәясәте белән риза булмыйча 160–170 мәдәният эшлеклесе илдән чыгып киткән. Әйе, сәясәт белән риза булмаска, әмма монда яшәргә һәм бу хакта сөйләргә дә мөмкин бит. Моны беркем тыймый. Әмма илдән китүне өстенрәк күрделәр. Билгеле ки, чит илдә йортлар, фатирлар сатып алып, исәп-хисап счетлары ачып бетерделәр дә, хәзер шуны саклап калырга тырышалар. Бу бердәнбер сәбәп түгел, әлбәттә. Читтәге байлыкны саклап калу өчен, алардан тәнкыйтьләүләрен, фаш итүләрен таләп итәләр».


Фикер өстәү